Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Тарихи вакыйга

12 ноября 2018, 10:48

2410

0

1

Район тарихына алтын хәрефләр белән язып калдырырлык зур тантана булды. Тат. Бүләр-Үрәзмәт юнәлешендә 10 километрдан артык юлда, Федераль программа нигезендә алып барылган реконструкция эшләре төгәлләнеп, асфальт юл эксплуатациягә тапшырылды. Төп трассадан тыш, Тат. Бүләр, Иске Сәет, Үрәзмәт авылларының үзәк урамнарына асфальт өслекле юл салынды. Актаныш-Мөслим юнәлешендә 4 км. озынлыгындагы юл ясалды. Боларның барысы өчен 300 млн. сумнан артык финанс чыгымы кулланылды. Юлны ачу тантанасы Тат. Бүләр авылының үзәк урамында үтте. Чарада район башлыгы Рамил Муллин, “Главтатдортранс”ның юлларны эксплуатацияләү һәм хәрәкәт куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Равил Хәйруллин, “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин катнашты. Юл-төзү эшендә нәтиҗәле хезмәт куйган бертөркем эшче-хезмәткәр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X