Мөслим педагоглары яңа уку елына яңа максатлар белән керә
Заман һәм мәгариф

Мөслим педагоглары яңа уку елына яңа максатлар белән керә

«Мәгарифнең яңа офыклары: ышанычлы старт өчен канатларны җәябез» темасына традицион муниципаль педагогик киңәшмә узды

Мәгариф өлкәсендә эшләүче белгечләрне берләштергән киңәшмә быел гибрид форматта оештырылды. Район үзәгендәге мәгариф оешмалары өчен төп мәйданчык булып Мөслим лицее билгеләнде. Район мәктәпләре педагоглары исә педагогик совет эшендә дистанцион рәвештә — QR-код һәм махсус сылтама аша — катнашты.

Район үзәгендә урнашкан мәктәп укытучылары Мөслим лицеена җыелды.
Район үзәгендә урнашкан мәктәп укытучылары Мөслим лицеена җыелды

Яңа уку елына — яңа бурычлар

Педагогик киңәшмәдә мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова чыгыш ясады.

Алар районның педагоглар берлеген яңа уку елы башлану белән котлап, мәгариф өлкәсенең төп өстенлекләренә тукталды, хезмәттәшләренә илһам, көч һәм һөнәри уңышлар теләде.

Педагогик совет барышында заманча мәгариф алдында торган актуаль бурычлар турында фикер алышынды. Традицион укыту алымнарын цифрлы технологияләр белән нәтиҗәле берләштерү, укучыларның белем алуга кызыксынуын арттыру, мотивация һәм тәрбия мәсьәләләре аеруча игътибар үзәгендә булды.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина

Тәҗрибә уртаклашу — үсешкә юл

Киңәшмәнең иң кызыклы өлешләренең берсе чакырылган спикер чыгышы булды. Казан шәһәренең 146нчы «Ресурс» лицее директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Диләра Салих кызы Кәримова «Белем бирү сыйфатын арттыру өчен укучыларны ничек мотивлаштырырга?» темасына чыгыш ясады.

Ул педагоглар белән үз эш тәҗрибәсен уртаклашты, укучыларның белем алуга кызыксынуын арттыруның нәтиҗәле алымнары турында сөйләде.

Казан шәһәренең 146нчы «Ресурс» лицее директоры Диләра Салих кызы Кәримова спикер буларак чыгыш ясады
Казан шәһәренең 146нчы «Ресурс» лицее директоры Диләра Салих кызы Кәримова спикер буларак чыгыш ясады

Үсеш юнәлешләре билгеләнде

Чараның соңгы өлешендә катнашучылар уртак рефлексия үткәрде. Педагоглар яңа уку елында районның мәгариф экосистемасын үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләде.

Яңа уку елы — яңа максатлар, яңа мөмкинлекләр һәм яңа уңышлар чоры. Мөслим районының идарә командаларына һәм педагогларына белем бирү юлында уңышлар, иҗади илһам һәм ышанычлы старт телибез!

Фотолар – район мәгариф идарәсеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев