“Егет без” чишмәсе ачылды
Волонтерлар тырышлыгы белән Метрәй авылыннан ерак түгел, табигать кочагында, махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланган истәлек урыны барлыкка килде
Якшәмбе көнне Метрәй авылында истәлекле вакыйга булды: волонтерлар тырышлыгы белән авылның алма бакчасы янәшәсендә, табигать кочагында махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланган үзенчәлекле истәлек урыны барлыкка килде.
Бу урын гадәти чишмә генә түгел. Биредә махсус хәрби операциядәге егетләрнең яшәү-көнкүрешен чагылдырган үзенчәлекле почмак булдырылган. Аның үзәгендә – блиндаж. Блиндаж эчендә солдатларның көнкүрешен күзалларга мөмкинлек бирүче йокы бүлмәсе бар. Территориядә мунча, намаз уку өчен бүлмә һәм ашханә дә ясалган. Янәшәдә генә челтерәп чишмә дә ага.
Чишмә ачу чарасына мөслимлеләр генә түгел, Татарстанның бик күп районнарыннан волонтерлар да килгән иде. Чараны эстрада йолдызлары да бизәде. Чишмәгә бару юлында МХО зонасындагы шәһәр-районнарның исемнәре урнаштырылган.
– Табигать белән бербөтен булып урнашкан әлеге урын үзенә җәлеп итә. Ул – хәрбиләргә хөрмәт, аларның хезмәтен һәм батырлыгын искә алу, туган як белән бәйләнешне саклау символы, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.
Лилия Шәймиева репортажы. Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев