Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьләр меридианы

Һәрвакыт балалар янында

Ксения Нәбиеваны райондашларыбыз “Мизгел” һәм “Түбәтәй” бию ансамбльләре җитәкчесе, хореограф буларак белә. Февраль аеннан Ксения Викторовна Мөслим лицее директоры киңәшчесе вазыйфаларын да башкара.

Чувашия Республикасындагы Красноармейск районының Красноармейск авылы кызы ул. Мәктәп тәмамлагач, Казан финанс-икътисад институтына укырга керә. Диплом алгач, башкалада логистик компаниядә эшли башлый. Бухгалтер һөнәрен үзләштерсә дә, җаны-тәне белән сәнгатькә тартыла кыз. Төшләрендә дә могҗизага тиң биюләр белән хыяллана.

– 4 яшемнән бию белән шөгыльләндем. Бездә “Яшьлек” бию ансамбле эшли иде, шунда йөрдем, бик күп конкурслар лауреаты булдык.
Әти-әнием: “Җитди һөнәр түгел, башка һөнәр сайла,” – дип, бу юнәлештә укуымны дәвам итәргә каршы булды. Югыйсә мәдәният институты үткәргән сайлап алу конкурсыннан да узган идем, әмма әти-әни сүзенә каршы килә алмадым, – ди Ксения Нәбиева.
Ксения читтән торып Казан дәүләт педагогия университетын да тәмамлый. Тик җан тарткан шөгыль барыбер үзенекен итә. Җиде ел инде Ксения Викторовна балалар белән эшли. “Йолдызлык” фестиваленең зона турында “Мизгел” бию ансамбле “Гармун уйный” һәм “Нәрсә ул мәхәббәт?” биюләре белән беренче урынны алды. Төркем составындагы 14-16 яшьлек егет-кызлар бүген фестивальнең финал турында чыгыш ясарга әзерләнә. 

Лилия Шәймиева

Фото - К.Нәбиеваның шәхси архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев