Районда озын гомерле өлкәннәрне Өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр
Мөслимдә яшәүче Хәбибҗамал Капчаева кичә үзенең 104 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте
Мөслим районында гомер итүче озын гомерле райондашларыбызны якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән тәбрикләделәр.
Мөслимдә яшәүче Хәбибҗамал Капчаева кичә үзенең 104 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Шул уңайдан районыбызның иң өлкән кешеләренең берсенә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы тапшырылды. Шулай ук туган көне һәм Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан һәм район җитәкчелегеннән күчтәнәч пакетлары бүләк ителде.
102 яшьлек Фәгыймә Сөләйманова һәм 100 яшьлек Александра Зайцева да — бер гасыр чикләрен узган хөрмәтле райондашларыбыз. Аларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район Советы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова тәбрикләделәр.
Кадерле өлкәннәребез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, бүгенге тормышның матур мизгелләренә сөенеп, озак еллар яшәргә язсын! Илебез һәм районыбыз үсешенә керткән хезмәтегез, тормыш тәҗрибәгез һәм буыннарга калдырган мирасыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез!
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Нет комментариев