Ана капиталыннан айлык түләү: Татарстанда кемнәр алырга хокуклы
Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында
Түләү күпме тәшкил итә
Айлык түләүнең суммасы конкрет төбәктә балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменә бәйләнгән. Татарстанда агымдагы елда мондый пособиенең күләме 15 615 сум тәшкил итә.
Ярдәмгә кемнәр өметләнә ала
Түләүне билгеләү өчен гаилә берничә критерийга туры килергә тиеш.
Беренче чиратта, ана капитал счетында элек кулланылмаган акча калуы зарур.
Тагын бер мәҗбүри шарт баланың яшенә бәйле: аңа өч яшь тулмаган булырга тиеш. Әгәр гаиләдә бу яшькә җитмәгән берничә бала тәрбияләнсә, түләүне аларның һәркайсына рәсмиләштерергә мөмкин. Шул ук вакытта, ата-аналарга бер гариза тапшыру да җитә.
Моннан тыш, гаиләнең матди хәле исәпкә алына. Җан башына уртача керем яшәү минимумының билгеләнгән икеләтә күләменнән артмаска тиеш. Татарстанда агымдагы елда әлеге күрсәткеч 15 073 сумга тигез.
Айлык түләүне кайда рәсмиләштерергә
Акча алу өчен гаризаны берничә ысул белән тапшырырга мөмкин. Ата-аналар Дәүләт хезмәтләре порталында электрон сервистан файдалана яисә күп функцияле үзәккә шәхсән мөрәҗәгать итә ала.
Тагын бер вариант – түләүне Россия Социаль фонды аша рәсмиләштерү.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев