Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Эремчекле шарлар

Балачакта эремчекле шарчыкларны яратып ашый идек. Шушы ризык рецептын Тойгелде авылы кызы Язилә Габделхакова тәкъдим итә.

Кирәкле ингредиентлар: 250 граммлы бер кап эремчек, 2 йомырка, 1 чәй калагы шикәр комы, ванилин, бер чеметем тоз, ярты чәй калагы чәй содасы, 250 грамм чамасы он, үсемлек мае. 

Әзерләү тәртибе. Тирән савытта бер кап эремчекне изәбез һәм өстенә йомыркаларны сытабыз. Шуңа шикәр комын, ванилин, тоз, чәй содасын салып, яхшылап болгатабыз. Бертөрле масса барлыкка килгәч, он кушабыз. Йомшак итеп камыр басабыз (ул кулга ябышырга тиеш түгел), бу очракта эремчекле шарлар йомшак була. Кечкенә түгәрәкләр әвәләп, шарчыкларны үсемлек маенда кыздырабыз. Үсемлек маен шарчыклар пешерәсе чуен савытта алдан ныклап кыздырырга кирәк. Шарчыкларны табынга суытып бирәбез. Тәмле булсын! 

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев