Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Бәлеш

Бәлеш яратмаган кеше юктыр. Бәлешнең зурысы да, вагы да телне йотарлык тәмле була. Олы Чакмак кызы Тәслимә Шәймиевадан вак бәлеш рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: камыр өчен бер йомырка, 200 миллилитр җылы сөт, бер аш кашыгы коры чүпрә, бер аш кашыгы шикәр комы, 100 грамм эретелгән атланмай, бер чәй калагы тоз, он. 

Эчлек өчен: ярты килолап фарш, бер стакан бүрттерелгән дөге, уртача зурлыктагы бер суган, тәменчә тоз һәм борыч кирәк була. 

Әзерләү тәртибе. Камыр басабыз һәм аны кисәкләргә бүләбез. Һәр кисәкне кечкенә чәй тәлинкәсе зурлыгында җәябез, уртасына эчлекне салабыз һәм уртада диаметры бер сантиметр тирәсе тишек калдырып, кырыен бөрәбез. Бәлешләрне майланган табага тезәбез, кырыйларын әзрәк майлап җибәрсәгез дә була. Алдан 120 градуска кадәр җылытылган духовкада 45 минут чамасы пешәрәбез. Пешеп чыгар алдыннан шулпа өстәргә онытмагыз. 

Тәмле булсын! 

Фото – Т.Шәймиеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев