Мәгариф

Мөслимдә өлкән сыйныф укучылары өчен фәнни интенсив узды

Мастер-классны Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ) доценты, техник фәннәр кандидаты Юрий Михайлович Выжимов үткәрде

Фотолар – район мәгариф идарәсеннән.
Фотолар – район мәгариф идарәсеннән.

Мөслим гимназиясендә масштаблы республика проекты булган «Физика-химия алгарышы» кысаларында профильле чара узды. Өлкән сыйныф укучылары заманча фәннең алдынгы юнәлешләре белән якыннан танышып, радиохимия һәм атом медицинасы турында яңа мәгълүматлар алды.

"Мастер-классны Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ) доценты, техник фәннәр кандидаты Юрий Михайлович Выжимов үткәрде. 60 минут дәвамында укучылар лекция тыңлады, шулай ук практик биремнәрдә катнашты.

Фотолар – район мәгариф идарәсеннән.
Фотолар – район мәгариф идарәсеннән.

Интенсив программа мавыктыргыч һәм эчтәлекле булды. Укучылар химия һәм физиканың фундаменталь процессларының бүгенге медицинада ничек кулланылуын, аларның кеше гомерен саклап калуда нинди әһәмияткә ия булуын белделәр.

Чара Мөслим районының иң кызыксынучан һәм фән белән мавыгучы өлкән сыйныф укучыларын бер мәйданда җыйды. Интенсивта Мөслим гимназиясе, Мөслим лицее һәм Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары катнашты", – дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән.

Фотолар – район мәгариф идарәсеннән.
Фотолар – район мәгариф идарәсеннән.

Мондый очрашулар — яшьләр өчен һөнәри юнәлеш сайлауда мөһим адым. «Физика-химия алгарышы» республика проекты укучыларга киләчәк һөнәрләре турында иртәрәк уйланырга, төгәл фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уятырга һәм илнең алдынгы техник һәм медицина югары уку йортларына керүгә юнәлеш бирергә ярдәм итә.

Фотолар – район мәгариф идарәсеннән.


Нет комментариев