Айгөл Фәттахова Марий Эл Республикасында узган конференция-форумында катнашты
Мәгариф

Айгөл Фәттахова Марий Эл Республикасында узган конференция-форумында катнашты

Конференция-форумда мәдәният учреждениеләреннән 25 хезмәткәрдән торган делегация катнашты

Мөслим балалар сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова Марий Эл Республикасында узган Идел буе федераль округы балалар сәнгать мәктәпләренең конференция-форумында катнашты.

Татарстан Республикасыннан конференция-форумда мәдәният учреждениеләренең 25 хезмәткәреннән торган делегация катнашты.

Конференция-форумда катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар һәм балалар сәнгать мәктәпләренең төбәк системаларын үстерү, сәләтле балаларга ярдәм итү һәм сәнгать өлкәсендә белем бирүнең нәтиҗәле методикаларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Фото – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. 


Нет комментариев