Татарстанда яңгыр, яшен, боз һәм көчле җил көтелә
Бу мәгълүматны ТР Гидрометеорология үзәге бирә
Бүген, 16 сентябрь көнне, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм дымлы һава торышы көтелә. Бу мәгълүматны ТР Гидрометеорология үзәге бирә.
Республика буенча болытлы һава булачак, яңгыр явачак. Иртән аерым районнарда томан. Иртәнге һәм көндезге вакытта кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, яшенле яңгырлар булуы көтелә. Боз яву мөмкинлеге дә бар.
Төньяк-көнчыгыштан искән җил төньяк-көнбатышка таба юнәлешен үзгәртә. Җил тизлеге секундына 6-11 метр, кайбер урыннарда 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда – 17 метрга кадәр).
Татарстанда көндез һава температурасы +13..+18 градуска кадәр җылы (Казанда – +15..+17 градус, республиканың көньягында +22, көнчыгышында +23 градуска кадәр).
Наилә Нәбиева фотосы.
Нет комментариев