Минутлар түгел, секундлар хәл итә
Синең балаларың, Мөслим!

Минутлар түгел, секундлар хәл итә

Коткару бүлегендә эшләүче Арсений Аптеевның хезмәт стажы – 26 елдан артык

Янгынга каршы көрәшү – иң авыр һәм җаваплы хезмәтләрнең берсе. Алар, гомерләрен куркыныч астына куеп, янган утка керә, ут эчендәге бинадан кешеләрне, терлекләрне чыгарырга ашыга. 123 санлы янгын сүндерү-коткару бүлегендә машина йөртүче булып эшләүче Арсений Аптеевка шушы көннәрдә 60 яшь тулган, тик ул лаеклы ялга чыгарга җыенмый. “Яраткан эшемне ташламыйм”, – ди.

 

– Дистә елдан артык “Сельхозтехника” берләшмәсендә машина йөртүче булып эшләдем. 1997 елда ул ябылды, эштән китәргә туры килде. Янгын сүндерү бүлегенең ул вакыттагы җитәкчесе Марат Гайнетдинов чакыргач, шунда эшли башладым. Ни арада өч дистә елга якын вакыт үтеп киткән?! Хезмәтебез җаваплы, авыр булса да, бер генә тапкыр да: “Нигә монда килдем икән?!” – дип үкенгәнем булмады. Андый уй булса, бу кадәр озак эшли алмас идем. Коллективыбыз бик тату һәм бердәм. Җитәкчелек белән аңлашып эшлибез, – ди Арсений абый.

Янгын сүндерү машинасын йөртүченең бурычлары күп һәм алар тизлек таләп итә икән.

 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 11 сентябрь саныннан укыгыз. 

 

Фото – А.Аптеевның шәхси архивыннан. 

 

 

 

 


Нет комментариев