Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Лаеш шәһәрендә узган конференциядә катнаштылар

Конференция эшчәнлегендә бер төркем җитәкчеләр катнашты.

«Россиядә Гаилә елында балачак навигациясе: эшчәнлекнең өстенлекләре, юнәлешләре һәм технологияләре " дигән тема астында  Лаеш шәһәрендә ел саен үткәрелә торган республика педагогик август конференциясе узды. Конференция эшчәнлегендә мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Лениза Галимова, тәрбия буенча директорлар киңәшчеләренең муниципаль координаторы Алсу Шәйморзина, ТР Мәгариф министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы әгъзасы Марсель Әһлиев, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Аяз Бәдртдинов катнашты. Чарада «Россия бөркете» проекты кысаларында балалар иҗтимагый берләшмәләренең төп үсеш юнәлешләре, тәрбия һәм һөнәри юнәлеш бирү эше мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданчыклары эшләре оештырылды. Марсель Әһлиев һәм Аяз Бәдртдинов мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ТР Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, – дип язалар мәгариф идарәсеннән.

Фото – мәгариф идарәсеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев