Казан шәһәрендә республикакүләм нәфис сүз осталары бәйгесе уздырылды
Әминә аквапарк «Ривьера»га ике билет һәм кызыклы китаплар белән бүләкләнде
Казан шәһәрендә М.Д. Яснов иҗатына багышланган "Чудетство" республикакүләм нәфис сүз осталары бәйгесе уздырылды.
"Ике турны уңышлы үтеп, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3а сыйныфы укучысы Әминә Боһарова (җитәкчесе - Резедә Боһарова), йөздән артык катнашучылар арасыннан финалга үтеп, Казан мәдәни үзәгендә уңышлы чыгыш ясады. Әминә аквапарк "Ривьера"га ике билет һәм кызыклы китаплар белән бүләкләнде", - дип хәбәр итәләр Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән.
Фотолар - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев