Табигать тыюлыгы — ял итү зонасы түгел!
Табигать һәм без

Табигать тыюлыгы — ял итү зонасы түгел!

Җәйге-көзге сезонда табигый тыюлыкларны гадәти парк буларак кабул итмәгез. Биредә кагыйдәләр катгыйрак, ә җаваплылык зуррак

Махсус территорияләр шау-гөр килеп күңел ачу өчен каралмаган. Табигый тыюлыклар уникаль ландшафтларны, сирәк очрый торган үсемлекләрне һәм хайваннарны саклау өчен булдырылган.

– Җәйге-көзге сезонда күп туристлар мондый урыннарны гадәти ял итү зонасы буларак кабул итә. Югыйсә, мондый урында кагыйдәләр күпкә кырысрак була. Массакүләм хокук бозуларны булдырмас һәм законсыз гамәлләрне оператив рәвештә туктатыр өчен җәйге чорда патрульлек итүне көчәйтәбез. Табигатькә ял итәргә чыгар алдыннан ведомствоның рәсми сайтында барасы урынның режимын өйрәнергә кирәк. Ведомствода ял итү урыннарының рөхсәт ителгән барлык маршрутлары һәм чикләүләр языла. Табигать кочагында йөргәндә, һәркем кагыйдәләрне истә тотсын иде. Сирәк очрый торган үләннәргә зыян салмас һәм хайваннарның яшәү тирәлеген җимермәс өчен, сукмаклардан гына йөрегез. Тиеш булмаган урыннарда учак якмагыз! Чәчәкләрне өзмәгез, хайваннарны борчымагыз. Җәнлекләрне ашатмаска киңәш ителә. Хайваннар дөньясын ерактан гына күзәтү хәерлерәк булыр, – ди ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Владимир Муринов.

Мондый участокларда фәнни, эстетик һәм экологик кыйммәткә ия табигый комплекслар саклана. Бу – Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән төрләрнең яшәү урыннары. Татарстанда махсус сакланучы төрле категориядәге 174 табигый территория бар. Аларның сак режимына катгый регламентлар кертелгән. Мондый территориягә керер алдыннан ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында рөхсәт ителгән барлык маршрутларны һәм чик-ләүләрне өйрәнергә кирәк.

– Тормышның табигый агышын бозмас өчен, гади генә кагыйдәләрне үтәү зарур. Республикадагы табигый тыюлыклар режимын бозган өчен, административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгы каралган. Сүз кыйммәтле табигый байлыкларны саклау турында бара. Безнең бурыч – табигатьнең уникальлеген саклап калырга ярдәм итү. Быел рейдлар вакытында һәм патрульлек итү чорында кагыйдә бозган 7 райондашыбызга административ беркетмәләр төзелеп, һәркайсына штраф билгеләнде. Мөслимдә махсус сакланучы табигый урыннар: Ык елгасы, Нарат Асты урманы. Тәртип бозулар шушы урыннарда ачыкланды, – дип хәбәр итә Владимир Муринов.

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев