Мордовия делегациясе «Туган як» хуҗалыгының эш тәҗрибәсе белән танышты
2 октябрьдә Мордовия Республикасыннан килгән делегация авыл хуҗалыгы өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне өйрәнү максатында Татарстанга килде
2 октябрьдә Мордовия Республикасыннан килгән делегация авыл хуҗалыгы өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәне өйрәнү максатында Татарстанга килде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә оештырылган визит кысаларында делегация республиканың агросәнәгать предприятиеләрендә булды. Делегация эшен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Александрович Яшин җитәкләде.
Кунаклар Мөслим районының Түбән Табын авылында урнашкан «Родные края – Туган як» агрофирмасында булып, хуҗалык җитәкчесе Раил Зиһангиров җитәкчелегендәге эшчәнлек белән танышты.
Делегация әгъзалары заманча җиһазларга, нәтиҗәле технологияләргә һәм хезмәтне оештыруга югары бәя бирде. Мордовия вәкилләре хуҗалыктагы тәҗрибәне үз төбәкләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә шундый ук алымнарны кертү өчен файдалы үрнәк буларак билгеләп үтте, диелә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган хәбәрдә.
Фото – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
Нет комментариев