Эшсез калган пенсионер пособие ала аламы: кагыйдәләр һәм искәрмәләр
Бу хакта тулырак — «Татар-информ» агентлыгы материалында
Эшсез статусы һәм пособие
Эшләүче пенсионер, башка хезмәткәр кебек үк, эшен югалтырга мөмкин. Әмма ул эшсез сыйфатында теркәлә һәм тиешле түләүгә өметләнә аламы. Картлык буенча яисә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеләнгән гражданнар рәсми рәвештә эшсез статусын ала алмый. Шул ук вакытта, алар үзләренә яраклы вакансияләр сайлап алу һәм яңа эш урыны табу өчен мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Әмма гомуми очракта мондый пенсионерлар эшсезлек буенча пособиегә өметләнә алмый.
Аерым очрак: штат кыскарту
Штатны яки хезмәткәрләр санын кыскарту яисә оешманы ябу сәбәпле эштән азат ителгән очракта аерым кагыйдәләр гамәлдә. Әгәр пенсионер эштән азат ителгән көннән алып 14 көннән дә соңга калмыйча мәшгульлек үзәгендә теркәлсә, аңа соңгы эш урыны буенча уртача хезмәт хакы күләмендә түләү билгеләргә мөмкиннәр. Ул пенсионерга өч ай дәвамында түләнә.
Фото: Татар-информ
Нет комментариев