Иң зур бүләк – укучыларымның ихтирамы
Календарьда - дата

Иң зур бүләк – укучыларымның ихтирамы

Әлфия Ясәви кызы Галиуллина Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта

Укытучы һөнәре борынгыдан ук иң мөһим һәм затлы профессия саналган. Замана җилләре укытучы һөнәренә үзгәрешләр кертсә дә, аларның башкарган хезмәте дә, төп максатлары да үзгәрешсез кала: укытучылар балаларга белем һәм һөнәр сайлаганда юнәлеш бирә, балага үз-үзен табарга ярдәм итә. Бар гомерен укытучы һөнәренә багышлаган, алай гына да түгел, лаеклы ялга чыккач та профессиясенә туг-ры калып, бүген дә яраткан хезмәтен башкаручы мөгаллимнәр бар.

Әлфия Ясәви кызы Галиуллина Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Актаныш районының Яңа Кормаш авылы кызының 1976 елда Ташлыяр урта мәктәбендә башланган хезмәт юлы биш дистә ел дәвам итә.

– Мәктәптә укыганда “Минем булачак һөнәрем” дигән темага иншалар яздыралар иде. Мин һәрвакыт табиб булачакмын дип яза идем. 8 сыйныфка җиткәндә, миндә укытучы булу теләге туды. Менә шул вакытта ике “мин” барлыкка килде: берсе табиб булырга теләсә, икенчесе “укытучы булачакмын” дип каршы килә, – дип искә ала Әлфия ханым. – Ике һөнәрне дә бертигез ярата идем, әмма икесен берьюлы үзләштереп булмаслыгы көн кебек ачык. Шуңа жирәбә үткәрдем. Бабакайның бүреген алдым да, шуның эченә, берсенә – “мед”, икенчесенә “пед” дип язып, ике кәгазь салдым. Күзләрне йомып, бер кәгазьне алдым, “пед” дигән язулысы чыкты. Шулай итеп, 8 сыйныфтан соң Минзәлә педагогия училищесына укырга киттем.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 2 октябрь саныннан укыгыз. 

Фото – Ә. Галиуллинаның шәхси архивыннан. 


Нет комментариев