2027 елда Россиядә пенсияләр ике тапкыр индексацияләнәчәк
Бу хакта РИА Новости яза
«Киләсе елда иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк: 1 февральдә 2026 ел өчен инфляция дәрәҗәсенә – без аны 6,8 процент күләмендә бәяләячәкбез – һәм 1 апрельдә пенсиянең иминият өлеше хезмәт хаклары үсеше темпы буенча өстәмә рәвештә 3,3 процентка артачак», – диде ул.
Картлык буенча пенсиянең уртача күләме киләсе ел ахырына 29 904 сум тәшкил итәчәк, дип өстәде Силуанов.
Нет комментариев