Куллар ия гаять зур көчкә
Белгечләр фикеренчә, әти яки әни сулагай булса, балалар 17 процент очракта сулагай булып туа.
Белгечләр фикеренчә, әти яки әни сулагай булса, балалар 17 процент очракта сулагай булып туа. Әти-әни икесе дә сулагай булса, бу күрсәткеч 46 процентка җитә икән. Шул сәбәпле сулагайлыкны нәселдән килә дип фаразлыйлар. Сулагайлар арасында ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк очрый. Россиядә сулагайлар халыкның 15 процентын тәшкил итә.
Психологлар әйтүенчә, сулагайлар ныклы ихтыяр көченә ия. Аларның күбесе – иҗат кешеләре. Сулагай булу ул – нормадан читләшү түгел, бары тик үзгәлекнең бер чагылышы дип аңлата белгечләр. Сулагайлык бала тугач та күренә, диләр. Әмма белгечләр 3 яшькә кадәр сабыйның – әле уң, әле сул кулга өстенлек бирүенә гаҗәпләнмәскә киңәш итә. Бу баш миенең ике ярымшарының да тигез үсеш алуын күрсәтә.
– Сулайгайлар күп, үземнең ике улым да сул кул белән эшлиләр. Уң кул белән язарга һәм эшләргә күнеккәнгә генә безгә сулагайларга авыр сыман тоела, ә алар моңа җайлашкан. Аларны язарга өйрәткәндә, дәфтәрне дөрес итеп куярга кирәк һәм яктылыкның уң яктан төшүе мөһим. Балалары сулагай булган әти-әниләр, өйдә дәрес әзерләгәндә, әлеге кагыйдәне истә тотсыннар иде, – ди Мөслим лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Зыязова.
– Сулагай балаларның язуы ямьсез була дигән фикер дөреслеккә туры килми. Уңагайлар арасында да, сулагайлар арасында да төрлесе бар. Язганда, ике терсәк тә өстәл өстендә булырга, бала туры утырырга тиеш. Сулагай баланың – уң як ярымшары яхшырак, ә уң кул белән эшләүчеләрнең сул як ярымшары яхшырак эшли. Соңгы вакытта балаларны тиз уку нечкәлекләренә өйрәтәм. Без балаларны ике кул белән дә эшләргә өйрәтәбез, чөнки бу очракта баланың ике як ярымшары да яхшы эшли башлый. Нәтиҗәдә баш нәтиҗәлерәк эшли, хәтер дә әйбәт була.
Педиатрларның да балалары сулагай булган әти-әниләргә киңәшләре бар.
– Сулайгайлык билгеләре кечкенәдән беленә: бала калакны, каләмне, уенчыкларны сул кул белән тота, сул кул белән сәламли, нәрсәгә дә булса сул кул белән үрелә. Тумыштан һәм яшәү дәверендә барлыкка килгән сулагайлык була. Беренчесе нәселдән килә, әнинең йөкле вакыттагы чирләре һәм йөклелекнең катлаулы очраклары да моңа тәэсир итәргә мөмкин. Баланың баш мие карында чакта ук формалаша. Йөкле вакыттагы чирләр, зарарлы факторлар баш миенең сул як ярымшарының формалашуына зыян салырга мөмкин. Яши-яши сулагайга әйләнү бәла-казалар аркасында, уң кул үзенең функцияләрен югалткан очракта барлыкка килергә мөмкин. Сулагай балаларның уң як ярымшары яхшырак эшли. Шул сәбәпле сулагай балалар иҗатка якынрак була, конкрет образлы фикер йөртә. Тик аларга мәктәп программасын үзләштерү, башка балалар белән беррәттән укырга, язарга өйрәнү авыррак бирелергә мөмкин. Сулагайлыкны дәваларга, баланы ачуланып, уң кул белән язарга мәҗбүр итәргә кирәкми, – ди район поликлиникасы педи-атры Язилә Габидуллина.
Сулагайларга бәйле кызыклы фактлар да күп. Җир йөзендәге даһиларның 95 проценты – сулагай. Дөньядагы барлык ир-атларның 10 процентка якыны, хатын-кызларның 8 проценты – сулагай. Күп сулагайлар искиткеч музыкаль сәләткә ия, математика, архитектура һәм сәнгать фәннәренә яхшы төшенә. Танылган сулагайлар арасында Альберт Эйнштейн, Александр Македонский, Леонардо да Винчи, Юлий Цезарь, Пабло Пикассо, Наполеон, Марк Твен, Уинстон Черчиль, Жанна де Арк, Амадей Моцарт, Аристотель, Людвиг Ван Бетховен, Петр I, Чарли Чаплин, Сергей Рахманинов һәм башкалар бар.
Фото:Татар-информ
Нет комментариев