Сәламәтлек

Диспансеризация: Татарстанда нинди яңа анализлар өстәләчәк

2024 елның августыннан район поликлиникасында диспансерлаштыру кабинеты эшли башлады, ә 2026 елдан «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында бушлай тикшерүләр исемлеге киңәячәк

 Яшькә карап организмны ничек еш тикшертү кирәк, 45 яшьтәге гастроскопия тормышны ничек саклап кала ала һәм пациент маршруты кайдан башлана — сәламәтлекне бушлай тикшертү кагыйдәләрен фельдшер Айгөл Гамирова белән бергә аңлатабыз.

Тикшерү ике этапта уза. Беренче этапта сәламәтлек торышы бәяләнә: анкета тутырыла, буй, авырлык, бил әйләнәсе, артериаль кан басымы, күз эчендәге басым үлчәнә, кан анализлары (шул исәптән глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсе) тикшерелә, флюорография, электрокардиография (ЭКГ) үткәрелә. Хатын-кызлар өчен гинекологик тикшерү, маммография дә каралган. Аерым яшь төркемнәре өчен махсус тикшерүләр дә бар. Мәсәлән, 45 яшьтә гастроскопия (ФГДС) үткәрелә. Бу ашказаны һәм үңәч авыруларын иртә срокларда ачыклау өчен мөһим. 45, 50, 55, 60, 64 яшьтә ир-атларга простата яман шеше скринингы өчен анализ бирергә тәкъдим ителә. 

– 2026 елдан диспансерлаштыруга яңа медицина тикшерүләре өстәлде. 18-40 яшьлек пациентларга атеросклероз куркынычын ачыклаучы тикшерү үткәрәләр. 21-49 яшьлек хатын-кызларга биш елга бер тапкыр югары канцероген куркыныч тудыручы кеше папилломасы вирусына (ВПЧ) тест ясала. Беренче этапта тайпылышлар ачыкланса, пациентны икенче этап тикшерүгә җибәрәләр. Медицина тикшерүе үтәр өчен райондашларыбыз иң элек поликлиниканың 151нче кабинетына мөрәҗәгать итәргә тиеш, – ди диспансерлаштыру кабинеты фельдшеры Айгөл Гамирова.
 

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 4 сентябрь саныннан укыгыз.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев