Күңел бизәкләре рубрикасы буенча яңалыклар
-
Оста куллы Миләүшә
Кызлар кечкенәдән энә-җеп тотарга өйрәнеп үсә. Кемдер бәйләргә яисә чигәргә, икенче берәүләр тегәргә хирыс. Югары Табын авылы кызы Миләүшә Нигъмәтуллина бу эшләрнең барысын да яратып башкара.
-
Хенд-мейд остасы Алсу
Хәзер хатын-кызлар кием-салым гына түгел, сумка да бәйли, ротангтан кәрҗиннәр дә үрә. Райондашыбыз Алсу Мортазина балалар өчен комбинезоннар, шапка-шарфлар, хатын-кызларга чәшке йоныннан кардиганнар, джемпер һәм свитерлар бәйли. Идәндәге келәмгә кадәр бәйли ул!
-
Гүзәллеккә гашыйк Айназ
Мөслим кызы Айназ Хәлилованың (Маннанова) кул эшләре күзләрне иркәли. Матур уенчыклар, төрле яктырткычлар, дисбеләр, беләзекләр һәм татлы букетлар ясый Айназ. Кул эшләре белән шөгыльләнү аңа әтисеннән күчкән.
-
Япония сәнгатенә гашыйк Виктория
Кечкенә йомшак хайваннар яки кеше сыман затлар бәйләү сәнгате амигуруми дип атала. Япониядән килгән бу төр сәнгатьне үз итүчеләр гадәттә сөйкемле хайваннар – аюлар, куяннар, эт-песиләр һәм башка әйберләр бәйли. Райондашыбыз Виктория Исламова да амигуруми сәнгатенә гашыйк.
-
Һәр эше үзенчәлекле
Миләүшә Нуретдинова – Яңа Сәет авылы кызы. Тихния апа белән Муллашәех абыйның беренче баласы ул. Өч балалары янына биш ятимне дә сыендырган гаиләдә һәркем нинди дә булса кул эшенә ия.
-
Гореф-гадәтләрне саклап
2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районыбызда төрле чаралар уза. Туган якны өйрәнү музеенда чигү күнекмәләре буенча мастер-класс үтте.
-
Ясалма ротангтан – кәрзиннәр
Гүзәл Зиннурова ясалма ротангтан бик матур кәрзиннәр, кашполар үрә.
-
Чигү буенча мастер-класс (Фоторепортаж)
2023нче ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районыбызда мөслимлеләрнең рухи яктан белемнәрен арттыру максаты белән һәрдаим төрле мастер-класслар уза.
-
Матурлыкка гашыйк Чулпан
Мөслимдә яшәүче Чулпан Латыйпова кул эшләре белән кечкенәдән шөгыльләнә. 13 яшьтә райондашыбыз бәйли башлый. Әнисе кызының бүләккә дип бәйләп биргән йон башмакларын бүген дә хәтерли әле
-
Мөслимнең үз читекчесе бар!
Китапханәче Нурия Бәхтегәрәева читек-кәвеш чигә башлаган!
-
Әкият иленә сәяхәт
Күбәк авылында яшәүче Илфира һәм Ирек Камаловлар ел саен йортлары тирәсен кар сыннары белән бизи.
-
Кул эшләре остасы
Иске Карамалы авылында яшәүче Светлана Сәлахова кул эшләре белән яратып шөгыльләнә. Фоамираннан ясалган чәчәкләре дә, чигүле картиналары да бихисап аның.
-
Оста кулда һөнәр бар
Иске Карамалы авылында яшәүче Дилбәр һәм Роберт Харисовлар ишегалдында үзеңне әкият илендәгедәй хис итәсең.
-
Күңеле 18дә аның
Варвара Сарсазова – Крәш. Шуран авылы кызы. Сигезенче сыйныфтан соң Ростов-на-Дону өлкәсенең Шахты шәһәренә чыгып китә ул. Анда озак еллар төзелештә эшли. Яшь кызның курыкмыйча төзелештә эшли башлавына күпләр шакката ул чакта.
-
Асыл җепләр белән
Саһира Абдуллина белән райондашларыбыз Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленә әзерләнгән күргәзмә аша танышты. Күргәзмәдә “Каз-үрдәк мамыгыннан ястык- мендәрләр тутыру һәм матур чигеш белән тәэмин итү” номинациясендә оста куллы райондашыбызның чигүле мендәрләре икенче урынны алды.