Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Күңел җылысын биреп ташларга

Баек авылында яшәүче Резеда Нуриева бизәнү әйберләре ясый.

Резеданың социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә матур бизәнү әйберләрен куюына игътибар итсәм дә, үзе ясый дип уйламаган идем. Резеда белән очрашкач, бизәнү әйберләрен үзе ясавын белеп хәйран калдым.

– Мин кечкенә чакта Әлфия әбием чигү, бәйләү белән шөгыльләнә иде, – диде Резеда, үзенең бу эшкә ничек кереп китүен искә алып. – Әбием кулына чигү алса: “Миңа да өйрәт әле”, “миңа да күрсәт әле”, – дип аптыратып бетерә идем. Нишләптер бала чактан ук чигүләр бик ошый иде. Үсә төшкәч, үзем дә чигә башладым. Җепләр белән, сәйлән кулланып төрле картиналар чиктем, аларны бүләккә дә бирдем.

Соңрак яңа туган балаларга метрикалар чигә башлый ул. Беренче метриканы улына ясый. Чигелгән метриканы күреп, туганнары, дуслары һәм танышлары да балаларына, оныкларына бүләк итәргә дип заказ бирә башлыйлар. “Дистәләгән балага ясаганмындыр метрикаларны. Әллә сабыйлар өчен булганга чиккән метрикалар бик җылы һәм матур тоела”, – ди Р. Нуриева.

Резеданың төрле ташлар, эпоксид сумаласы кушып ясалучы бизәнү әйберләре  – алкалар, беләзекләр, муенсалар, машинага элү өчен подвескалар ясый башлавына да ике еллап вакыт узган. Иң элек интернеттан тәкъдим ителүче мастер-классны карый, курслар уза ул. Үзенә дип ясый башлаган бизәнү әйберләрен бүген бүләккә тарата. Бизәнү әйбере сорап мөрәҗәгать итүчеләргә дә каршы килми, ясап бүләк итә Резеда. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз

 Фотолар – Р.Нуриеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев