Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Кул эше – күңел юанычы

Кул эше җанга сихәт бирә, диләр бәйләм яки чигү белән шөгыльләнүчеләр. Симәк авылында гомер итүче Сәүдия апа Рахманова да шундый фикердә.

Сәүдия апа – Симәк авылы кызы. Гомере буе туган авылында – мәктәптә һәм медпунктта техник хезмәткәр булып эшләгән. Кечкенәдән кул эшләренә хирыс булган. Дус кызлар белән җыелып, бер-беребезгә төрле чигү үрнәкләрен өйрәткәннәр, бәйләгәннәр.– Элек махсус кибетләр булмаса да, кызлар чигү җепләрен юнәтү хәйләсен таба, сукыр лампа астында кул эшләре белән шөгыльләнә иде. Әнкәй белән әбекәй сәгатьләр буе йон җегерләп утыралар иде. Хәтимә әбекәйнең бик оста итеп чыпта, келәм-паласлар сугуы истә калган. Түр бүлмәдә махсус станок тора иде. Аның һәр хәрәкәте бүген дә күз алдында, – ди Сәүдия Рахманова.

Сәүдия апаның осталыгы бөтен авылга мәгълүм. Күргәзмә-бәйгеләрдә аның кул эшләре һәрвакыт игътибар үзәгендә була. Кияүгә чыкканда бирнәгә дип алып килгән чигүле сөлгеләрен, чуклы ашъяулыкларын, укалы алъяпкычларын, челтәрләрен, самовар өслекләрен, урын-җир япмаларын бүген дә, кадерләп, сандыгында саклый ул.

– Без яшь чакта кызлар караваттан салынып торучы япма чигә иде. Шундый мода булгандыр, андый япмалы караватлар кызлы һәр йортта булды.

Челтәрләр бәйләргә аеруча ярата идем. Ул вакытта ут юк. Унлы лампасы булганнар бәхетле иде. Андыйларның йортында бик якты була, җыйнаулашып шунда йөгерә идек. Безнең өйдә бишле һәм җиделе лампалар гына янды. Шулай да чигү чиккән, ыргак ярдәмендә челтәр бәйләгән вакытлар сагындыра, – ди райондашыбыз.

Сәүдия апа 7 класс белем белән колхозга эшкә керә. Сарыклар, дуңгызлар карый, аннан ике ел Горький шәһәрендә торф чыгара.

– Матур итеп киенәсе килү теләге шулкадәр көчле иде, торф чыгарырга киттем! Авылдаш Салих белән очрашып йөри идек. Ул да: “Барма, йөрмә!” – димәде. Әйтсә, тыңламаган булыр идем. Теләгемә ирештем: шактый акча туплап, матур киемнәр, иң мөһиме – туйга бирнә сандыгы алып кайттым, – ди Сәүдия апа.

Дүрт ел очрашып йөреп кавыша алар. Хәләл җефете белән өч кыз һәм бер малайга гомер бүләк итәләр.

– Оныкларым да, оныкчыкларым да – сигезәр. Картлык көнемдә ялгыз калсам да, шөкер, Ходай бала кайгылары күрсәтмәде. Ялгыз кешенең бөтен юанычы – кул эше! Бармаклар эшләгәндә бәйләргә иренмим, – ди Сәүдия Рахманова.

Сәүдия апа кул эше белән кичке якта шөгыльләнергә ярата. Иптәшкә күршесе Рушания апа Хәсәнова да керә.

– Бергәләп бәйләгәндә вакытның үткәне дә сизелми. Сәүдия апа чигү һәм бәйләм үрнәкләрен махсус журналлардан алмый. Бәйләм үрнәкләрен күрү белән истә калдыра. Яңа үрнәктә бәйләнгән оекбашларны, бияләй-шарфларны якыннарына бүләк итә, – ди Рушания апа.

Тугызынчы дистәсен вакласа да, яшьлек матурлыгын югалтмаган Сәүдия апа. Җитезлегенә дә күзләр тимәсен! Бүген ул күпләп оекбашлар, бияләйләр бәйли. Аларны мобилизацияләнгән егетләргә дә җибәрә.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев