Мөслимнең үз читекчесе бар!
Китапханәче Нурия Бәхтегәрәева читек-кәвеш чигә башлаган!
“Күңел бизәкләре” рубрикасында без сезне җирлегебездә яшәүче кул эше осталары белән таныштырып барабыз. Шундый райондашларыбыз арасында бик сирәк, моңа кадәр күзгә чалынмаган һөнәр иясе дә бар икән! Тойгелде авылында яшәүче Нурия Бәхтегәрәева читек-кәвеш чигә башлаган!
Нурия апа – минем авылдашым. 1986 елдан бирле Тойгелде китапханәсендә эшли. Авылыбызга килен булып төшкәненә дә 36 ел булган. Йортыбыз янәшәсендә генә урнашкан китапханәдә еш булырга ярата идек. Үтә сабыр, мөлаем һәм ипле итеп сөйләшә белүче яшь китапханәче кул эшләренә оста булуы белән дә таң калдыра иде. 90нчы елларда китапханәләргә бәйләү, тегү, чигү үрнәкләре бастырган журналлардан республиканыкы гына түгел, федераль басмалар да килә иде бит! Аларда нинди генә кызыктыргыч бизәкләр, техникалар юк иде! Энә-җеп тотып, Нурия апабыз янына берәр төрле катлаулы бәйләм бизәге өйрәнергә йөри идек. Бер күргәндә, энҗе-сәйләннәр тезелгән чәч каптырмаларын, көмеш җепләр белән чиккән калфакларын күреп сокланган идем. Хәзер менә чын киндергә, бизәкләрен үзе уйлап, намазлык та чигеп куйган. Элмәкләп, чалыштырып, шома чигү белән эшләнгән тагын бик күп эшләре дә шаккатмалы аның.
Югары Табын авылында туган Нурия апаның кул эшләренә хирыслыгы кечкенәдән килгән икән. Әнисе Нурдидә апа чигү чиккән. Әтисе Флүр абый да бик күп һөнәр иясе булган. Мәктәптә укыган вакытында Маһия һәм Нәгыймә апаларыннан бизәкләп бәйләргә өйрәнгән. Дус кызы белән бергәләп ап-ак бәрән йоныннан кофта бәйләп кигәннәр. Кияүгә чыккач, үзлегеннән тегәргә дә өйрәнгән. Беркаян да таба алмагач, төн эчендә чыгарылыш кичәсе өчен кызына күлмәк теккәнен яхшы хәтерли Нурия апа. Кызлары Гүзәл белән Гөлназ да бөтен төр кул эшен беләләр. Бик күп еллар мәктәп яшендәге кызларга чигү, бәйләү серләрен өйрәтә, “Чигү чигәм асыл җепләр белән” исемле түгәрәк алып бара. Элегрәк ыргак белән ниләр генә бәйләмәгәннәр! Өстәл, урындык япмалары, салфеткалар дисеңме, кулъяулык, сөлге читләреме – барысын да бергәләп тудырганнар. Челтәр шәлләрен хәзер дә ябып йөриләр.
Күн мозаикасы белән китапханәгә кайткан иллюстрацияле альбомнардагы рәсемнәрне күреп кызыксына башлаган.
– Күн бизәкләрдәге җөйләрне сыпырыплар карый, төймәдән эшлиләрме икән боларны, сәйләннәнме, дип гаҗәпләнә идем. Шунда бу мозаиканы эшләү техникасын бик нык өйрәнәсем килде. Яшерен хыял булды ул минем өчен, – ди Нурия апа, елмаеп. Күп тә үтми, “Ватаным Татарстан” газетасында Казанда яшәүче Илдар Шәйхетдиновның читекләр чигүе, шуңа башкаларны да өйрәтергә теләве турында язылган мәкаләгә юлыга. Камал театрына спектакль карарга барган көнне аның белән танышып чыгарга уйлый. Ачык йөз белән каршы алган Илдар абый аны шундук станок артына утырта, берничә җөй ясап күрсәтә дә үз артыннан кабатлавын сорый. Өч-дүрт сантиметр чиккәннән соң, “Ярар, мин сине өйрәтәм”, – ди.
Шушы сүзләр Нурия апага канат куя: үз көченә нык ышанып, читек остасы буларак танылган Илдар Шәйхетдиновка дәресләр алырга йөри башлый. Кытайга барып булса да белем ал, дигән гыйбарә бар бит. 2019 елның языннан башлап, Апанай мәчете янындагы остаханә белән Мөслим арасына “белем сукмагы сала” Нурия апа. Кытайга кадәр үк барасы булмаса да, Мөслим-Казан якын ара түгел.
Ике-өч сәгатьлек дәрес алу өчен, остазы янына бик күп тапкырлар барырга туры килә аңа. Тормыш булгач, төрле кызык хәлләргә дә юлыга.
– Бер барганымда шулай, килеп кенә кердем, ирем Газинур шалтырата: “Нурия, кайт инде, сыер бозаулады бит”, – ди. Дәрес тә алмыйча, кире Мөслимгә кайтып китәсе булды, – дип көлә Нурия апа.
Шушылай йөри-йөри күпмедер өйрәнгәннән соң, Илдар Шәйхетдинов элек яшәгән җиренә – Алабуга шәһәренә кайта. Аралар якынайгач, дәресләргә йөрү дә җиңеләя. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә беренче чүәк тегелә. Остаз үз артыннан кабатлатып өйрәтә: бер чүәкне үзе ясап күрсәтә, икенчесен Нурия апа тулысынча үзе эшли. Икенче эшләре – читек. Өлгесен үз аяк үлчәменә туры китереп кисеп, башта чигә, аннан Илдар абый белән бергә читекне җыялар. Шулай итеп, читек-чүәк тегү технологиясенең тулы циклын өйрәнеп чыга Нурия апа. Илдар абый белән бүген дә бәйләнештә тора Нурия апа. Әле дә өйрәнеп бетерәсе әйберләре бар икән. Үзенең остазы турында ул:
– Үзебезнең телдә – татарча сөйләшүе, исламда булуы, тәртипле тормыш алып баруы ягыннан да остазымнан бик уңдым. Үзең белү – бер хәл, белгәнеңне башкаларга өйрәтә белү – бик зур осталык. Илдар абый иренмичә барысын да аңлата, сорауларыма җавап бирә, бик ярдәмчел кеше. Шундый сирәк һөнәрне саклап кына калмыйча, аны башкаларны өйрәтергә алыну – зур батырлык, фидакарьлек ул. Бик рәхмәтле мин аңа, – ди.
Әлбәттә, осталык беркемгә дә бер көндә килми. Яңа кул эшенә, өр-яңа техникага өйрәнгәндә бигрәк тә.
– Өйрәнгән саен күбрәк өйрәнәсе, эшләгән саен эшлисе генә килеп тора, – ди Нурия апа, бу шөгыле турында сөйләгәндә.
Күп еллар дәвамында алынган белем, осталык янына әле иҗат, фантазия, тырышлык һәм сыйфатлы чимал да кирәк. Начар чималдан яхшы сыйфатлы товар эшләп булмый. Шуңа күрә кул эшләнмәләре беркайчан да очсыз була алмый. Станогын да, махсус чигү энәсен дә остазы ясап биргән Нурия апага. Күнне Казаннан сатып ала, кызлары да табып алып кайта икән. Күннең дә, җепләрнең дә төрле төстәгеләре, ныклылары кирәк. Һәрберсен җентекләп сайлап аласы, табасы, алып кайтасы.
Биюче бии-бии остарган кебек, чигүче дә чигә-чигә остара. Нурия апаның да кулы инде “шомарып килә”. Казан җөе белән чигелгән күн эшләнмәләрдән әкренләп коллекция җыела башлаган. Читек-кәвештән кала, арада хәзер күзлек савыты да, чигүле намаз носкилары да бар. Яңа чүәкләргә бизәкләр дә чигеп куйган. Бүгенге көндә оныкларына катлаулы бизәк белән күннән чигеп урындык эшләү белән мәшгуль. Кайбер эшләнмәләрен инде сорап килүчеләр дә бар икән.
Казан җөе белән чигелгән күн мозаикасы – татарның бренды ул. Башка халыкларда булмаган, кабатланмас әлеге кул эшенә өйрәтүчеләр булганда, өйрәнеп калырга кирәк, дип саный Нурия апа. Үзе дә теләге булганнарга өйрәтергә әзер. Кибет киштәләрендә күпләп җитештерелгән товарлар өелеп ятканда, бренд төрендәге кул эшләнмәләренә сорау һәрвакыт булачак. Ә читекче осталар булган буын бу һөнәрне кемнәргә калдырыр?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев