Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Өлкән буын

Өлкәннәр ат спорты комплексына экскурсиягә бардылар

Атлар белән аралашу өлкәннәргә яхшы кәеф, яшәүгә стимул бирә.


«Анималотерапия» технологиясе буенча дәресләр кысаларында Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләрдән файдаланучылар ат спорты комплексында экскурсиядә булдылар.
Өлкән яшьтәгеләргә атлар белән аралашу бик ошый, кайберләренең инде үзләренең яраткан атлары да бар. Хайваннар янына барырга әби-бабайларыбыз алдан ук күчтәнәчләр әзерли, очрашуны дулкынланып көтәләр. Шикәр белән сыйларга, атларның күзләренә, рәхмәтле баш июләренә карарга яраталар алар. Мондый аралашу өлкәннәргә шатлык китерә. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар интернатка яхшы кәеф, яшәү энергиясе белән кайталар. 

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев