Китапханәдә мәгълүмат сәгате
Балалар үзәк китапханәсендә яшүсмерләр өчен «Аек акыл белән яшә» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Район балалар үзәк китапханәсе «Аек акыл белән яшә» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.
Яшьләр һәм яшүсмерләр алкогольнең зыяны, эчкечелекнең проблемалары турында белделәр. Тәкъдим ителгән сораулар буенча фикер алыштылар. Китапханә хезмәткәре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауның эчкечелеккә һәм алкоголизмга каршы көрәшнең мөһим юнәлешләренең берсе булуын сөйләде.
Әңгәмә ахырында сәламәтлегебез үз кулларыбызда, дигән нәтиҗә ясалды. Бу һәркем өчен өлге булып, озак еллар сәламәтлекне, физик активлыкны һәм эшкә сәләтлелекне сакларга мөмкинлек бирәчәк, - дип хәбәр итәләр балалар үзәк китапханәсеннән.
Фото - балалар үзәк китапханәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев