Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рус хоры музыкасы фестивалендә катнаштылар

Казан шәһәрендә А.В. Котков исемендәге XXXIII республика рус хоры музыкасы фестивалендә Михайловка һәм Рус Шуган авылы ансамбльләре чыгыш ясадылар.

 

2024 елның 17 февралендә Казан шәһәренең Сәид-Галиев исемендәге мәдәният сараенда А.В. Котков исемендәге XXXIII республика рус хоры музыкасы фестивале узды. Анда Татарстан Республикасының 20 районыннан 750гә якын кеше катнашты.
Мөслим муниципаль районы исеменнән Михайловка мәдәният йорты каршында оештырылган рус халык фольклор ансамбле "Рябинушка" (җитәкчесе Фиалка Хафизова) һәм  Рус Шуган авылының "Черемушки" вокаль ансамбле ( җитәкчесе Ксения Хисаметдинова) чыгыш ясады.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча" Рябинушка "һәм" Черемушки " ТР мәдәният министрлыгы, ТР Рус милли - мәдәни берләшмәсе, Татарстан Халыклары дуслыгы йортлары Дипломына һәм кыйммәтле бүләкләренә лаек булдылар.


 Галина Светлакова, "ТР Рус милли - мәдәни берләшмәсе"төбәк иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе.

 Галина Светлакова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев