Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тарихны беләбезме?

Соңгы елларда Татарстанда тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау буенча күләмле эш башкарыла.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу юнәлешкә зур игътибар бирә. ТР Туризм буенча дәүләт комитетының һәм Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау коллегиясендә ул: “Мәдәни мирас объектлары һәйкәлләр булып кына калмасын, ә халыкны җәлеп итү һәм компетенцияләр ноктасына әверелсен иде. Болар барысы да республика халкы һәм кунаклар мәнфәгатендә эшләнергә тиеш”, – дигән иде. 

Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сүзләренә караганда, бүген республикада 5825 мәдәни мирас объекты бар. Узган ел ике дистәгә якын мәдәни-мирас объекты ачыкланган. Алар Казан, Чистай шәһәрләрендә, Биектау, Актаныш һәм Питрәч районнарында урнашкан. Быел Казанда һәм Югары Ослан, Ютазы районнарында биш мәдәни мирас объекты ачыкланган. 

Мәдәни мирас объектлары Мөслим районында да бар. Алар әлегә бик әз өйрәнелгән. Авылларның тарихы гына түгел, алар территориясендәге тарихи һәм мәдәни мираска ия объектлар да һаман да өйрәнелмәгән. 

– Районда төбәк дәрәҗәсендәге исемлеккә кертелгән – бер, җирле әһәмияттәге биш тарихи-мәдәни объект исәпләнә. Төбәк дәрәҗәсендәге архитектура һәйкәле булган Тойгелде авылы мәчетенең XIX гасырның икенче яртысында нарат бүрәнәләрдән төзелүе билгеле. Халык телендә “Яшел мәчет” дип йөртелүче бу объект ТР министрлар кабинетының 1991нче елның 28 гыйнварында чыккан 39 санлы карары нигезендә саклана. Бүген әлеге бина заманча итеп яңадан тышланды, – ди Мөслимнең туган якны өйрәнү музее фәнни хезмәткәре Равил Тимкин.

Фәридә Гайнетдинова

Фотода – Тойгелде авылының Яшел мәчете

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 26 апрель санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Без_мөслимлеләр