Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Сандугач сайрар илем» фестивалендә лауреат булдылар

Балалар сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлегендә белем алучылар чыгыш ясадылар.

14 февраль көнне «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының XXVII төбәк фестивале узды. Әлмәт шәһәренең «Юность» лагеренда әлеге фестивальнең «Тынлы уен кораллары» номинациясе буенча тыңлаулары үткәрелде. Фестивальдә Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Тынлы уен кораллары бүлегендә белем алучы укучылар Аделина Хәлилова – II дәрәҗә лауреат, Адилә Хәбибрахманова – III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Мәктәпнең тынлы уен кораллары оркестры III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Укытучылары – Рунар Шәяхмәтов, концертмейстерлары – Филюзә Шәрипова, Гүзәл Галиева.

Фото - Мөслим сәнгать мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев