Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милли проект мәдәниятне үстерә

“Мәдәният” милли проектының төп максаты – халыкны мәдәни чараларга күбрәк җәлеп итү.

Милли проект яңа мәдәният йортларын төзергә, еллар дәвамында капиталь ремонт күрмәгән авыл клубларын яңартырга, мәдәният учакларын, балалар сәнгать мәктәпләрен яңа җиһазлар, уен кораллары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Мәдәният йортлары искергән авылларда яңа биналар сафка басты. 

– “Мәдәният” милли проекты авыл мәдәният йортларын ремонтлау, яңа биналарны сафка бастыру өчен финанс мөмкинлеге бирде, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов. – Әлеге программа ярдәмендә Михайловка, Рус. Шуган, Мари Бүләр, Мәлләтамак, Үрәзмәт авылларында бар уңайлыклары булган мәдәният йортлары сафка басты, бүген алар авыл халкына нәтиҗәле хезмәт күрсәтә. Югары Табын, Тат. Бүләр, Баек, Иске Карамалы, Яңа Усы, Олы Чакмак, Әмәкәй һәм Тойгелде мәдәният йортларына капиталь ремонт үткәрелде, территориясе төзекләндерелде. Быел Симәк мәдәният йортында капиталь ремонт бара. Биредә хөкүмәт ярдәме белән 32 миллион сумлык эш башкарылачак.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 5 апрель санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев