Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Яшьнәп яшә, җырлы халкым” смотр-конкурсы гала-концерты узды

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та үзешчәннәрнең чыгышына югары бәя бирде.

Авыл җирлекләре арасында узган смотр-конкурсның гала-концерты өч сәгать барды. Тамашачыларга 50гә якын номер тәкъдим ителде, 100дән артык үзешчән чыгыш ясады. Тамашачылар, үзешчәннәрнең чыгышларына сокланып: “Булдырдылар, ичмаса!” – дип озаклап алкышлады. 

– Һәр авыл җирлегенең чыгышы үзенчәлекле булды. Һәркайсының программасында гаилә ансамбльләре төп урынны алып торды, дияргә була. Яңа сәхнә костюмнары алган коллективлар бар. Мәлләтамак, Әмәкәй, Үрәзмәт, Тат. Бүләр мәдәният йортлары бу юнәлештә бик яхшы эшләгән. Вәрәшбаш һәм Мәлләтамак авыл җирлекләре читтә яшәүче авылдашларын да чакырган, – ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйсән Замалова. 

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та үзешчәннәрнең чыгышына югары бәя бирде.

Лилия Шәймиева

Рәмилә Сәләмова фотолары

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 12 апрель санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев