“И туган тел!..” бәйгесенә тавыш бирәбез
Мөслим-информ Халыкара туган тел көненә багышлап “И туган тел!..” бәйгесен игълан иткән иде. Редакциябезгә укучыларыбыздан видеоязмалар килде. Бүген бәйге шарты буенча 12.00 сәгатьтә тавыш бирү башлана. Җиңүчене сез билгелисез, хөрмәтле укучыларыбыз!
И туган тел!..
Мөслим-информ Халыкара туган тел көненә багышлап “И туган тел!..” бәйгесен игълан итә.
Бәйге шартлары буенча туган телдә үзегез яраткан шигырьне яки проза әсәреннән өзекне яттан сөйләп, аның видеоязмасын редакциягә җибәрергә кирәк. Әсәрнең темасы ирекле. Материалны җибәргәндә исем-фамилиягезне, яшегезне, яшәү урыныгызны, телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз!
Видеоязмаларны muslimau@rambler.ru электрон адресына "Конкурска" дигән язу белән җибәрүегез сорала.
Бәйге 2024нче елның 1-19 февраль көннәрендә үткәрелә. 19 февраль 12.00 сәгатьтән 21 февраль 12.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү оештырыла. 21 февраль көнне бәйгенең җиңүчесе билгеле булачак. Җиңүчегә бүләк – китап.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев