Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инвалидлар ункөнлеге

Хәйрия ярминкәләре оештырылды

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында җирлегебездә күптөрле чаралар үтте

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарга ярдәм йөзеннән мәктәпләрдә хәйрия ярминкәләре үтте.

– Инвалидлар ункөнлегендә мәктәпләрдә хәйрия ярминкәләре оештыру матур традициягә әйләнде. Быел да районыбыз мәктәпләре бу чарага бик теләп кушылды, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

Лицейда үткән “Игелеккә бер адым” хәйрия ярминкәсендә быел 52 мең сум акча җыелган. Укучыларның әниләре, әбиләре иртән торып өчпочмаклар, коймаклар һәм башка камыр ризыклары пешергән. Пешерергә мөмкинлеге булмаганнар кибеттән сатып алып тәм-томнар алып килгән.

Гимназиядә хәйрия ярминкәләре өч көн дәвам итте. Ул “Йөрәк җылыбызны мулдан өләшик!” шигаре астында үтте. Иң мөһиме – бу чарадан бер генә укучы да читтә калмаган. Ярминкәдә укучылар, укытучылар көче белән 172864 сум акча җыелган. Әлеге акчага мәктәпләрендә белем алучы сәламәтлекләре чикле балаларга, инвалид бала тәрбияләүче хезмәткәрләргә адреслы ярдәм күрсәтелгән.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 13 декабрь саныннан укыгыз.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев