Сәламәтлекләре чикләнгән якташларыбыз күргәзмә белән танышты
Мөслим туган як музеенда сәламәтлекләре чикләнгән якташларыбыз кунакта булды.
- Инвалидлар декадасы артта калса да, сәламәтлекләре чикләнгән якташларыбыз өчен "Мөслим туган якны өйрәнү музее" ишекләре һәрчак ачык. Кичә алар өчен экскурсия үткәрдек. Кунакларыбызны якташыбыз, Кырынтау авылында туган, Чистай шәһәре сукырлар җәмгыяте җитәкчесе булып эшләгән, бүгенге көндә инде бакыйлыкка күчкән шагыйрь Гардиев Рифкать Гәрәйхан улы иҗаты һәм эшчәнлеге белән, аңа багышланган күргәзмә белән таныштырдык, - дип хәбәр итәләр туган як музееннан.
Фото - туган як музееннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев