Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инвалидлар ункөнлеге

Изге гамәлләр – дәвамлы савап

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында җирлегебездә күптөрле чаралар үтте. Ункөнлек дәвамында оешма-предприятиеләр, мәктәпләр мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга ярдәм йөзеннән төрле чаралар үткәрде

“Без бергә!” марафоны

5 декабрь көнне “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Без бергә!” хәйрия марафоны үтте. Чарада районның кураторы, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов та катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе Ирек Салихҗанов сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан актив тормыш алып барган райондашларыбызга рәхмәтен җиткерде.

Марафонга җирлектәге райондашларыбыз да бик теләп кушылды. Оешма-предприятиеләр көче белән барлыгы 1 млн 534 мең сум акча тупланган. Аның 1 млн 435 мең сумы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мохтаҗ райондашларыбызга адреслы ярдәм итеп тапшырылган. Марафон вакытында урнага 98550 сум акча кергән. “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов быел да марафонга саллы өлеш керткән.

Хәйрия марафонында картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең, Түбән Табын интернат-мәктәбе укучыларының кул эшләре дә урын алган иде. Анда тәкъдим ителгән эшләнмәләрне сатып алып, Альберт Борһанов хәйрия марафонына зур өлеш кертте.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 13 декабрь саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев