Декада кысаларында спорт ярышлары үтте
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында җирлегебездә күптөрле чаралар үтте
Спартакиада
“Яшьлек” спорт комплексында мөмкинлекләре чикле гражданнар арасында спартакиада үтте. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында дүрт спорт төре: өстәл теннисы, шахмат, шашка, дартс буенча оештырылды. Спартакиадада Рус Шуган, Михайловка, Баланлы, Баек, Крәш. Шуран, Тойгелде, Ике Карамалы авыл җирлекләре аеруча актив булды. Район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр дә сынатмады.
– Районыбыз спортчылары мондый ярышларда бик актив катнаша. Хәтта республика ярышларына да йөри һәм җиңүләр яулый. Шашка-шахмат, дартс, өстәл теннисы һәм кул көрәше буенча ярышлар аеруча киеренке үтте, – ди балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Шамил Мадъяров.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 13 декабрь саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев