Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Урак темп ала

Урак өчен көннәр матур тора. Ләкин синоптиклар алдагы берничә көнгә яңгыр булачак дип фаразлый. Шуңа күрә урып-җыю эшләрен тизләтү, кояшлы көннәрнең һәр сәгатен җитештерүчән хезмәттә үткәрү таләп ителә.

Урак өчен көннәр матур тора. Ләкин синоптиклар алдагы берничә көнгә яңгыр булачак дип фаразлый. Шуңа күрә урып-җыю эшләрен тизләтү, кояшлы көннәрнең һәр сәгатен җитештерүчән хезмәттә үткәрү таләп ителә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7500 гектарда игеннәр теземнәргә салынган, 6800 гектарда уңыш җыеп алынган. Бу – барлык мәйданның 13,5 проценты дигән сүз. Комбайннар нигездә көзге бодай басуларында хәрәкәт итә. Аларның саны 60ка җитте. Кыр корабларының 56сы – югары җитештерүчән эшләүче агрегатлар.

– Соңгы берничә көндә район буенча җитештерүчәнлек сизелерлек арта. Көн саен 1500 гектарда игеннәр җыеп алына. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урак темпын тагын да арттыру бурычын куйды. Мондый яхшы көннәрдә эшне ике сменада оештыру һәр комбайнга икешәр механизатор беркетү кирәклеген искәртте, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Район буенча ашлыкның тулай җыемы 190 мең 400 центнер тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 28 центнер уңыш чыга. “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында көзге бодайдан – 34 центнер, “Август-Мөслим” һәм “Туган як” агрофирмаларында 31-30ар центнер уңыш алалар. “Намус” агрофирмасында да бөртекле культураларның гектар биреме югары.

Идарә белгечләре иген басуларында икенче катка чүп үләннәренең күтәрелүен искәртә. Бу исә бөртеклеләрнең дымлылыгын арттыра. Шунлыктан андый мәйданнарда игеннәрне аерым уру юлы белән алырга киңәш ителә. “Туган як”, “Намус” агрофирмаларында, “Авзалов”, “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыкларында бөртеклеләрне иң элек теземнәргә салалар.

Урып-җыю белән бергә көзге чәчүгә әзерлек бара. Быел уҗым культураларын 12 мең 300 гектарда чәчү планлаштырыла. Белгечләр тотрыклы уңыш гарантияләүче страховой культура буларак көзге бодай чәчүлекләрен тагында арттыру бурычын куя. Уҗым басулары бөртеклеләр клинының 40 процентын алып торырга тиеш диелә. Хуҗалыкларда көзге чәчү өчен 7000 гектарга якын мәйданда җир әзерләнде инде. Чәчүгә 20 августтан керешү көтелә. Авыл хуҗалыгы формированиеләре ел уңышыннан чәчүлек орлык әзерли. “Август-Мөслим” агрофирмасы көзге бодайның элиталы сортларын кайтару өстендә эшли. “Туган як”та да орлык яңартырга планлаштыралар.

Кышкы чорга үлән культураларының беренче катыннан 4 мең 647 тонна печән, 38 мең 870 тонна сенаж әзерләнде. Бер шартлы терлеккә 27,8 центнер азык берәмлеге туры килә. Үләннең икенче каты да күтәрелеп килә. Иң беренче чабып алынган участоклардан аны малларга урып ашата башладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы урак

Реклама
Реклама
2
X