Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә Корбан гаете үтте

Бүген мөселман халкының иң олуг бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете. Гает районыбызның барлык мәхәлләләрендә дә күтәренке рухта узды.

Мөслимдә Корбан гаете “Җәмигъ” мәчетендә үтте. Иртәдән үк Коръән аятьләре яңгырады. Дөньяда таралган пандемиягә карамастан, гаеткә дин кардәшләребез күп җыелды. Бәйрәм рухы, бәйрәм күтәренкелеге хакимлек итте.Гаеткә әти-әниләренә, әби-бабаларына ияреп килгән сабыйларның һәм яшьләрнең күп булуы аеруча сөендерде.

Җәмигъ мәчете имамы Фәрит хәзрәт Аитов Аллаһы Тәгаләнең җир йөзенә җибәргән сынаулары; Раббыбызны олуглап, Аның әмерләрен үтәп яшәүнең мөһимлеге турында вәгазь сөйләде. Корбан гаетенең тарихын бәян итте. Район башлыгы Рамил Муллин, җирлегебезгә бәрәкәт, өммәтебезгә бердәмлек теләп, бәйрәм тәбрикләүләрен ирештерде.

–Бәйрәм – безнең күңелләребездә. Аллаһы Раббыбыз бүген безне Үзенең йортына – мәчетләргә китерде. Бу – үзе үк зур бәхет, олы нигъмәт. Мөселманнарның сафы тагын да ишәйсен иде. Моның өчен безгә күбрәк дәгъват кылу, өндәү кирәк. Гаетләр тәкъвалыгыбызны тагын да арттырырга сәбәпче булсын иде, – диде Рамил Муллин.

Вакыт керүгә дин кардәшләребез гает намазы укыдылар. Намаздан соң, әрвахлар рухына, ил-көннәребез иминлегенә догалар кылынды. Аннары мөселманнар, Аллаһыны зурлап, тәкбир әйттеләр.

Корбан гаете әнә шулай рухи күтәренкелек шартларында узды. Мәчет янәшәсендә балалар өчен күчтәнәч пакетлар белән сәүдә дә оештырылган иде. Ният кылучылар бәйрәмнән соң, Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалдырырга дип, өйләренә таралды.

Әлфинур Ногманова.

Айрат Фазылов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Корбан гаете Мөслим районы Җәмигъ мәчет

Реклама
Реклама
2
X