Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Дрон-рейсинг һәм график дизайн буенча хакатон муниципаль ярышлары үтте

Ярышларда район үзәгененеңң өч мәктәбендә белем алучы һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче укучылар катнашты.

Хәзерге вакытта әйләнә-тирәдәге цифрлы мохит кече яшьтән башлап, бала тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. “Офык” мәктәптән тыш эшләр үзәгендәге түгәрәкләргә йөрүче егет-кызлар компьютер чараларын танып-белүдән тыш, уен эшчәнлеге белән төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар. Биредә шөгыльләнүче балаларга квадрокоптерлар, цифрлы дизайн белән шөгыльләнү өчен планшетлар кайтарылды. Ярышлар вакытында балалар белем һәм күнекмәләрен кулланып, яңа җиһазларны сынап карадылар.

Дрон-рейсинг буенча I  урынны мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Офык” командасы яулады. II  урында Мөслим лицееның “Лицей” командасы, III  урында – Мөслим урта мәктәбенең “Тукай” командасы. График дизайн буенча хакатонда I  урынны Мөслим лицее укучысы Әминә Вәлиева алды, II  урында – мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән  Нәзилә Нургалиева, III  урынга Мөслим гимназиясеннән Гөлинә Садикова лаек булды.

Интернет киңлекләрендә аралашуның төрле юллары бар. Яңа җиһазлар балаларга кызыклы шөгыль генә түгел, ә яңа белемнәр алырга да ярдәм итәр дип ышанасы килә.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев