Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Факил Сафин белән очрашу

Әмәкәй мәктәбендә якташлары Факил Сафин белән очрашу оештырганнар.

Кичә "Әдәби мәйдан" проекты кысаларында Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә  якташыбыз язучы, шагыйрь, А.Грибоедов, Г.Исхакый премияләре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Факил Сафин белән очрашу үткәрдек. Очрашу кичәсендә укучылар интервью оештырды, ә  Факил абый сорауларга бик теләп җавап бирде. Очрашу барышында шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Факил абый белән бергә укыган сабакташы Гүзәлия Хәмидуллина истәлекләр белән уртаклашты.
Икенче кунагыбыз- Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Бакый Урманче исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык рәссамы Мәдияр Шәрип улы Хаҗиев. Ул, мәктәпкә бүләк итеп, бик күп картиналар алып кайткан. Очрашу әдәбият һәм сәнгать сөючеләр өчен бик җылы, истәлекле булды, - дип язалар Әмәкәй мәктәбеннән.

Фотолар - Әмәкәй мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бер очрашу - бер гомер