Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бүген Мөслим районында II районара яшь мөгаллимнәр слеты эшли

Яшь мөгаллимнәр слетында Мөслим һәм Актаныш районнарының яшь укытучылары катнашты.


"Заманча мәктәп – шәхес тәрбияләү тирәлеге" дип аталучы әлеге чарага Мөслим һәм Актаныш районнарының яшь укытучылары килде.

Иртәнге сәгатьләрдә алар Мөслимнең "Укытучылар аллеясы", Тукай скверы белән таныштылар, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Алдынгылар хәрәкәтенең "Бир бишне!" акциясендә, "Остазларның әйтер сүзе бар" исемле эшлекле очрашуда катнаштылар. Психологик-педагогик юнәлештәге сыйныф укучылар яшь мөгаллимнәргә үзләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. Очрашуга лаеклы ялдагы укытучы Әлфия Измайлова да чакырылган.

Әлеге минутларда укытучылар Илшат Закиров җитәкләгән "Акыллы технологияләр" түгәрәге эшчәнлеге белән танышалар.

Көн дәвамында яшь мөгаллимнәрне Мөслим лицеенда һәм гимназиядә ачык дәресләр, мастер-класслар, интеллектуаль-педагогик уен көтә.
 

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев