Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Соңгы дәрес

Чыгарылыш кичәсе таңга кадәр дәвам итте. Наҗия, балаларын оясыннан очырган ана коштай, кичәге укучыларының күкрәп торган чәчәкләрдәй чибәрлекләренә, яшьлек канатларында, очына-очына, вальс әйләнүләренә шатланып та, бераз сагышланып та карап утырды.

(Дәвамы).

Яруллинның әтисе Шамил Себергә йөреп эшли, бер ай өйдә торса, икенчесендә китеп бара. Болынкырга кайткач та, дуслары белән бергә кайда да булса эшләп, акча юнәтү ягын карый. Салып алса, Дамир минеке түгел, дип тавыш чыгара иде. Әнисе Әлфия сәүдә складында эшли, аракы капмаган көне сирәк. Яруллин аларга да баш бирми, әрепләшә, ныграк әйткәли башласалар, чыга да югала. Бу гаиләгә барган саен Наҗия хафага төшеп кенә кайта иде. Район үзәге әллә ни зур түгел, һәр өйдә чыккан тавыш-гауга мәктәпкә бик тиз килеп җитә. Дамирның үзеннән гаилә хәлләрен төпченүләр файда бирмәде: ул, яңак сөякләре агарып чыгар дәрәҗәдә тешләрен кыскан хәлдә, зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп тик басып торды.

Бер җәйне аларга килгән кунак егете поездга соңара язган. Дамир ашыгыч кына кибеткә кереп киткән пенсионерның “Ока”сын кабызган да кунакны Әгерҗе вокзалына илтмәкче булган. Әмма чуерташлы юлдан чыгып очканнар. Кунак – больницага, Яруллин милициягә эләккән. Моны ишеткәч, җәйге ял чоры булса да, Наҗия аларга йөгерде. Ару гына кызмача Әлфия сүгенү сүзләре белән аңа ташланды: “Балаларны сез бозып бетердегез, мәктәбегездә бернинди тәртип юк, көн саен малайны кыйнап кайтаралар, сыйныф җитәкчесе акчасын аласың, берни эшләмисең, малайны түгел, синең үзеңне судка бирергә кирәк”, – дип, ду купты. Шулчак кайтып кергән Шамиле дә милициягә барырга теләмәде. Әнисе: “Утыртсыннар, ул имгәктән барыбер кеше чыкмый, ичмасам котылырбыз”, – дип, арты белән борылды. Наҗия эчке эшләр бүлегенә үзе йөгерде, Яруллинның гаилә хәлен аңлата-аңлата, начальникка кадәр барып җитте, җинаять эше кузгатмагыз, барысын да үз өстемә алам, диде, аңлатма бирергә чакырылган пенсионерга да ялынды, машинагызны төзәтербез, диде. Җинаять эше ачтырмау өчен, әле Наҗиягә тагын ай буе тырышырга, әллә кемнәрдән әллә нинди документлар тутыртырга туры килде. “Ока”ны төзәтүне ире башкарды, тавыш-тын бетте. Саный китсәң, мондый хәлләр тагын ничәмә-ничә булгандыр. Аның хәтеренә тагын бер күңелсез очрак кереп калган.

...Чыгарылыш кичәсе таңга кадәр дәвам итте. Наҗия, балаларын оясыннан очырган ана коштай, кичәге укучыларының күкрәп торган чәчәкләрдәй чибәрлекләренә, яшьлек канатларында, очына-очына, вальс әйләнүләренә шатланып та, бераз сагышланып та карап утырды. Кинәт коридорда кычкырышкан тавышлар ишетелде. Бөтенесе шунда ташландылар. Ишек артында ике-өч кыздан башка беркем да юк иде.

– Ни булды? – дип сорадылар алардан.

– Яруллин кем беләндер сугышкан...

Ул арада тыштан, көлешә- көлешә, егетләр килеп керде, “берни дә юк, кечкенә аңлашылмаучанлык” дип, залга уздылар. Наҗия ишегалдына чыкты. Яруллин коймага тотынып иелгән, авыз-борыныннан кан ага. Ап-ак күлмәге канга буялып беткән.

– Каныңны сөртеп, күлмәгеңне алмашып кил, – дип, Наҗия аңа кулъяулык сузды.

Яруллин сөзеп карады да, кулъяулыкны эләктереп, агачлар арасына йөгерде.

Наҗиянең кәефе кырылды. Ул, актлар залына кереп хушлашкач, кайтып китте. Уйланып, акрын гына атлаганда, башына әллә нинди күңелсез уйлар керде. Мәктәптә гомере буе эшләп, мондый канлы чыгарылыш кичәсен беренче күрүе иде. Кинәт арттан аяк тавышлары ишетелде. Дөп-дөп чабып, Яруллин килә иде. Наҗия туктап артына борылды. Яруллин шашынган кыяфәттә аның каршында туктап калды. Ул, әллә күз яшьләрен, әллә канын берничә мәртәбә йотканнан соң, ачулы тавыш белән хырылдады:

– Барыбер кеше булачакмын! Менә күрерсез!

Күзләрен хәтәр елтыратып, еш-еш сулап, тагын нидер әйтмәкче булды да Ыкка төшә торган тыкрыкка кереп югалды. Берничә көннән аның каядыр чыгып киткәне мәгълүм булды...

Кыңгырау тавыш бирүгә, Наҗия мамыкка баскандай ышанычсыз адымнар белән ишеккә килде һәм хәвефләнеп ачкычны борды. Аның каршында чәчәк бәйләме тоткан зур гына гәүдәле, сабыр карашлы егет басып тора иде. Әгәр алдан шылтыратмаса, иренендәге җөе булмаса, бәлкем, Наҗия Дамирны таный да алмас иде. Бусагадан атлап керү белән ул, чемоданын куеп, чәчәкләрен бирде. Наҗия, чәчәк бәйләмен сул кулы белән күкрәгенә кочаклап, күрешергә уң кулын сузды. Көрәктәй зур, саллы бу уч аның зәңгәрсу ябык бармакларын кәгазь битедәй кысып юк итәр кебек иде. Яруллин аның кулын авырттырмыйча гына кысты. Шунда кунакның куллары, нишләптер, бик нык калтырап китте... Бу калтырау, Наҗиянең барлык тамырларыннан үтеп, йөрәгендә хәвеф уты булып кабынды. Нәрсәдән икән бу калтырау? Дамирның өстендәге затлы ак костюм-чалбар, шуңа пар килүче туфлиләр аның шактый мул тормыш алып баруына ишарәли.

– Сине Себер якларында, дип ишеткән идем. – Наҗия Яруллинның күзләренең дә үзгәрүенә игътибар итте. Аларга ниндидер җылылык иңгән, җан кергән иде. – Командировкага килүеңме?

Яруллин нидер әйтмәкче булды, тик калтыранган иреннәре арасыннан сыңар сүз дә чыкмады, “әйе” дигән мәгънәдә баш селкеп кенә куйды. Ахырда ул телгә килде:

– Наҗия апа... – Дамирның тавышы кинәт өзелде, гәүдәсе чайкалып куйды, һәм ул Наҗияне кочаклап алды. Наҗия чал чәчле башы белән аның күкрәгенә терәлде. Дамирның йөрәге күкрәк читлеген җимереп чыгардай булып ярсып тибә иде. Элекке укучысының күз яшьләренә кайнар сулышын кушып әйткән сүзләре колак яфракларын өттерде: – Апа... Мин бит... беркемгә дә... сездән башка беркемгә дә кирәк булмаганмын икән!.. – Дамир, укытучысын кочагыннан азат итеп, аңа елмаерга тырышып карады. – Бәләкәйдән үк гел рәнҗеш яшьләре генә түктем. Ә боларыннан оялмыйм... Ил читеннән, кояш чыгышыннан ук алып кайттым мин аларны... Рәхмәт сезгә!..

Дамир, сумкасыннан балыклар, уылдыклар, тагын әллә нинди күчтәнәчләр чыгарып, өстәлне тутырып ташлады. Иңнәренә алтын белән каелган зәңгәр ефәк камзул салгач, Наҗия яшәреп киткәндәй булды. Күчтәнәчләрдән авыз итеп чәй эчкәндә, алар, көлешә- көлешә, ерак еллар хатирәләрен актардылар, бүгенге тормышларына күчтеләр. Дамир Себердә авыл хуҗалыгы институты тәмамлаган, сәүдә оешмасында механик булып эшләгәндә, беренче шәхси кибетен ачкан, хәзер аларның саны унга җиткән, һәм сәүдәгәрлек аның төп шөгыленә әйләнгән. Орденлы депутат. Яһүд кызына өйләнгән, ике малайлары үсеп килә икән.

Гөбәдияне духовкага куйгач, алар бергәләп кошларга җим сибеп керделәр. Шунда Наҗия укучысының хәрбиләрчә төз атлавына хәйран калды. Моны сизенгән Дамир:

– Аксау сизелмәгәнгә гаҗәпләнәсез бугай, апа, – дип куйды.

– Операция ясаттыңмы?

– Умырткам кәкрәйгән булган. Физик күнегүләр белән үзем турайттым, – диде ул.

Наҗия аны кунарга кыстады, оныгымны, чираттагы дәвалау курсы алу өчен, әле кичә генә хастаханәгә салдык, әтисе белән әнисе шуның янына киттеләр, гөбәдия пешкәч, янына икәүләшеп барабыз, таныштырырмын, диде. Ул кыстаган саен Дамир, ашыгам, кузгалам дип, урыныннан торды, тик әллә сүзгә мавыгып, әллә башка сәбәп аркасында, тагын чыгып китә алмыйча калды. Ниһаять, Наҗия аның күзләрендә ниндидер яшерен очкынның уйнап-уйнап алуын чамалады. Ул кунарга да теләми, китә дә алмый иде, ахрысы. Алайса, нигә китмәкче була? Кыланамы, чынмы бу? Күзләрендәге яшерен очкын нәрсә? Ул очкынга Наҗия килеп тә кагылды бугай:

– Әти-әниләрегез ни хәлдә соң? – диде ул, Дамирның алар турында ләм-мим бер сүз әйтмәвенә эче пошып.

Бу сорау кунакның йөзен ачу таш капкан төсле җыерчыкландырып, караңгылатып җибәрде. Ул, урыныннан торып, читтәге тәрәзә янына барып басты.

(Дәвамы бар).

Фоат Садриев, Татарстанның халык язучысы.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев