Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дустым-китап

Мөҗәһит Әхмәтҗановның өр-яңа китабы дөнья күрде

«Яратырга тудым» дип аталучы әлеге җыентык, 508 битле булып, «Ихлас» нәшриятында басылып чыккан. Аңа өлкәннәр һәм балалар өчен иҗат ителгән шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар, тизәйткечләр туплап бирелгән.

Туган тел көне алдыннан гына Мөҗәһит Әхмәтҗановның өр-яңа китабы дөнья күрде.

"Яратырга тудым" дип аталучы әлеге җыентык, 508 битле булып, "Ихлас" нәшриятында басылып чыккан. Аңа өлкәннәр һәм балалар өчен иҗат ителгән шигырьләр, табышмаклар, башваткычлар, тизәйткечләр туплап бирелгән.

Тиражы - 100 данә. Китап Айрат Мәрдановның матди ярдәме белән нәшер ителгән.

Белешмә.
Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов 1950 елның 15 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Күбәк урта мәктәбендә алганнан соң, 1968-1973 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. 1973-1975 елларда армиядә - Ерак Көнчыгышта взвод командиры булып хезмәт итә. Хәрби хезмәтне тутырып кайткач, берникадәр вакыт Үрәзмәт урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләп ала, аннары 1982 елга кадәр район комсомол һәм партия комитетларында төрле җаваплы вазифалар башкара. 1982-1995 елларда ул Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул ук мәктәптә 2011 елга кадәр татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов - халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 1995 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби бүләкләр иясе. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Шагыйрь. 40ка якын китап авторы. Мөслим төбәгенә кергән оешмаларның тарихы, андагы каләм ияләренең иҗаты турында иң актив язучыларның берсе. 2007 нче елда ул «Россиянең иң яхшы кешеләре» китабына кертелде. Районның «Мөслим тугайлары», «Сүнмәс дәрт» исемле халык фольклор ансамбльләре әгъзасы. Аңа «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» Бөтендөнья татар когрессы халыкара берлеге медале бирелде. Ул Мөслим районының Мактаулы граҗданины.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев