Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Сабырлык

Сабыр гарәп телендәге «сабыр, түземле» сүзеннән киеп чыккан.

Тормыштагы һәрбер сынау бездән сабырлык таләп итә. Сабырлык берничә төрле була. Беренчесе - Алланы Тәгаләгә итәгать итүдә, ягъни Аллаһы Тәгалә безнең өстебезгә нәрсәләрне йөкләгән булса, шуларны үтәгән вакытта кирәкле булган сабырлык - намаз уку, ураза тоту кебек һәм башкалар. Икенчесе - Аллаһы Тәгалә безгә тыелырга кушкан нәрсәләргә карата сабырлык. Мәсәлән, аракы эчмәү, дуңгыз ите ашамау, тәмәке тартмау кебек һәм башкалар. Өченчесе - бәла-казаларга карата сабырлык, ягъни авыру, ачлык, якын кешеләрнең үлеп китүләренә карата сабырлык. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән шундый хәдисләр риваять ителә.

- Аллаһы Тәгалә әйтә: «Берәр бәндәмә авырлык килсә һәм шушы вакытта ул, миңа сыену чараларын эзләп, миңа ялварса, һичшиксез, мин аңа сораганчы ук бирермен, һәм догасын кылыр алдыннан ук догасына җавап кайтарырмын. Ә инде бәндәмә авырлык килгәннән соң, мине онытып башка берәүгә сыгынса, алардан чаралар эзләсә, күк ишекләрен ябармын, ягъни ул бернинди яхшы нәтиҗәгә ирешә алмас.»

- «Кем берәр төнне авырып уздырса һәм үзенең хәленә сабыр булса, Аллаһтан разый булса, газиз әнисеннән туган көнне гөнаһсыз булган кебек гөнаһларыннан пакьләнер. Әгәр авырсагыз, сәламәтлек сорамагыз», - дип әйткән. Ягъни, Пәйгамбәребезнең соңгы җөмләсендәге сүзнең мәгънәсе шулайрак: «Әгәр авырган вакытыгызда гөнаһларыгыздан пакьлану һәм Аллаһы Тәгалә каршысына нинди бөек дәрәҗәләргә ирешүегезне белсәгез, сәламәтлек сорамас идегез. Ләкин бәндә буларак без тынычлык һәм сәламәтлек телибез».

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев