Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Рамазан аеның утызынчы көне

Рамазан аенда бик күп райондашларыбыз уразага керә. Шул уңайдан сәхәр һәм ифтар вакытларын исегезгә төшерәбез.

Ураза тотар алдыннан түбәндәге сүзләрне укып, тел белән ният кылу күркәм санала: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаанә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”. Тәрҗемәсе: “Аллаһ ризалыгы өчен таң атканнан алып кояш баеганга кадәр Рамазан аеның уразасын тотарга ихлас ният кылдым”.

Ифтардан соң (авыз ачканнан соң) түбәндәге дога укыла: “Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтарту фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”. Тәрҗемәсе: “Аллаһым, Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, Сиңа иман китердем вә Сиңа тәвәккәл кылдым, һәм Синең ризыгың белән ифтар кылам. Йә Гаффәр (Гафу итүче), элеккеге һәм булачак гөнаһларымны гафу ит”

Фото - "Мөслим-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамадан