18 июль 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
1942 — Пол Маккартни, британ җырчысы дөньяга килә.
-
Юлларда эш кыза
“Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы юлчылары бу көннәрдә Тат. Бүләр һәм Исәнсеф авыллары арасындагы юлга асфальт җәю белән мәшгуль.
-
СӨЯК САПЛЫ АЛМАЗ
Бик зур гөнаһ эшләдем мин. Инде ничә еллар шуны төзәтергә тырышам, булдырып булыр микән, белмим. Безнең әнкәйнең бирнә сандыгы бар иде. Бәләкәй генә йозак белән бикләнгән. Ул аны сирәк актарды, белмим, ямансулаган чагындамы, әллә әби-бабайларны искә алгандамы? Без, аның янына тезелеп, тын да алмый карап утыра идек.
-
Татарстанда быел Иҗтимагый күзәтү комиссиясе составы үзгәрәчәк
2019 елда ГХК составы Россиянең 44 төбәгендә яңартылачак.
-
Җирнең кадерен белик (Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Эльвир ШӘЙХӘЙДАРОВ белән әңгәмә)
Җир участокларын һәм муниципаль милекне файдаланудан һәм сатудан кергән керем хисабына бюджетны тулыландыру, файдаланылмаган җир участокларын ачыклау һәм аларны эшмәкәрлек әйләнешенә кертү, җир участокларын һәм муниципаль милекне нәтиҗәле файдалануга контрольлек итү, җирләрне рөхсәтсез алу куркынычын киметү.
-
19 июль көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Файдалы киңәшләр
Кәбестәне пешергәндә өстенә капкач япмагыз. Пешеп җитәр алдыннан әз генә аш серкәсе һәм шикәр комы өстәгез. Шулай эшләгәндә кәбестәнең тәме бөтенләй икенче була.
-
Уракка әзерлек тикшерелде. ФОТОРЕПОРТАЖ
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2019 ел урагына һәм туфракны эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс игълан итте.
-
Студентлар һәм укучылар эшкә урнашулары турында хәбәр итәргә тиешме?
Җәйге каникулларны укучылар да, студентлар да көтеп ала. Күпчелеге каникулларны ял итеп уздыра. Кайбер балалар, эшкә урнашып, өстәмә акча кертү ягын карый. Яшьләр арасында, эшкә урнашкач, бу хакта Пенсия фондына хәбәр итәргә тиешле категория бар. Болар – туендыручысын югалту сәбәпле пенсияләренә өстәп, федераль социаль түләү (ФСТ) һәм 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны яки I төркем инвалидны карау буенча компенсация түләве билгеләнгән балалар.
-
Тәмлетамак. Гади генә булочкалар
Азнакайлар аш-су остасы Мәрьям Миңнегулова белән мактанса, Мөслимнең Гөлназ ФӘРРАХОВАсы да аннан бер дә ким түгел. “В Контакте” челтәрендәге битенә керсәң, әйләнеп чыга торган түгел. Ниләр генә ясамый да, ниләр генә пешерми ул?!
-
51 яшьлек Мөслим районы кешесе кабат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган
Район прокуратурасы 51 яшьлек райондашыбызга карата дәүләт гаепләвен яклады.
-
РАЙОННЫГАЗЛАШТЫРУ ТАРИХЫ
Безнен районда полиэтилен торбалар кулланып магистраль газүткәргечләр төзү һәм социаль-культура объектларын газлаштыру буенча республика семинарлары үткәрелде.