Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирнең кадерен белик (Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Эльвир ШӘЙХӘЙДАРОВ белән әңгәмә)

Җир участокларын һәм муниципаль милекне файдаланудан һәм сатудан кергән керем хисабына бюджетны тулыландыру, файдаланылмаган җир участокларын ачыклау һәм аларны эшмәкәрлек әйләнешенә кертү, җир участокларын һәм муниципаль милекне нәтиҗәле файдалануга контрольлек итү, җирләрне рөхсәтсез алу куркынычын киметү.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының төп эшчәнлеге шушы мәсьәләләргә юнәлтелгән. Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Эльвир ШӘЙХӘЙДАРОВ белән әңгәмәбез дә–шулар хакында.– Эльвир Әмирханович, бүгенге көндә районыбызда күпме күләмдә җир исәпләнә?– Мөслим муниципаль районы җирләренең гомуми мәйданы 146431 гектар тәшкил итә, шуның 113837 гектары – авыл хуҗалыгы җирләре. 113837 гектарның 4147 гектары – торак пунктлар, 575 гектар – сәнәгать, транспорт, элемтә һәм башка билгеләнештәге, 27154 гектар – урман фонды, 718 гектар – су фонды җирләре. Җир участокларын рациональ файдалану максатында 2018 елда хуҗалык итүче субъектларга 135 аренда килешүе буенча 1623 гектар җир участогы бирелде. – Хуҗалары табылмаган, законлаштырылмаган пай җирләре бармы? Алар белән нинди эш алып барыла?– 2018 елда алынмый калган пай фондын муниципаль милеккә күчерү буенча эш башланды. Бүгенге көндә гомуми мәйданы 2661,48 гектар тәшкил иткән пай җирләренә 14 дәгъва гаризасы бирелде. Алынмаган өлешләрне муниципаль милек итеп тану буенча эшне 2019нчы елның 1 мартына кадәр төгәлләү бурычы куелган иде. Нәтиҗәдә 1245 гектар җир район милкенә күчте. Муниципаль милек дип танылган җир участоклары җир турындагы гамәлдәге законнар нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тапшырылачак. – Соңгы елларда авыл җирлекләрендә урнашкан зират җирләрен рәсмиләштерү буенча да эш башланды, дип беләбез.– Әйе, бу эш Татарстан Республикасында зиратларны тоту һәм саклау мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдән соң башланды һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановның 2016нчы елның 22 декабрендә чыккан ПР-400 санлы йөкләмәләрен тормышка ашыру максатында алып барыла. Мөслим районы территориясендә 82 зират исәпләнә. 2018 елда алар урнашкан 19 җир участогы кадастр исәбенә куелды, 21 зиратның чикләре аныкланды, җиде участокның категориясе авыл хуҗалыгы җирләреннән сәнәгать җирләренеке итеп үзгәртелде. Биш җир участогы – ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы белән килешү стадиясендә, өч җир участогы буенча кирәкле документлар җыела. Калган 33 җир участогы буенча җир турындагы законнарга туры китерү эшен 2019-2020 елларда башкару планлаштырыла.– Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә җир бирү эше ничек бара?– Әлеге эш РФ һәм ТР Җир кодекслары кануннары нигезендә башкарыла. 2012 елдан бирле 454 гаилә җир участогы алырга теләк белдергән иде, шулардан 16сы – 2017 елда, 32 гаилә 2018 елда җир участоклары алды. Районның җир участоклары белән тәэмин ителешенә килсәк, 551 җир участогының 52се 2018 елда реестрга кертелде. Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә 2017 елда – 98, 2018 елда 15 җир участогы бирелде. Бүгенге көндә реестрда күп балалы 52 гаилә исәптә тора. Аларга җир участоклары 2019 елда биреләчәк. – Бүген бар җирләр дә рациональ файдаланыла, дип әйтә аласызмы?– Ни кызганыч, бүген барлык хуҗалык итүче объектлары да җирне рациональ файдаланмый. Җирнең уңдырышлылыгын саклау таләпләре үтәлми һәм участоклар тиешенчә рәсмиләштерелмәгән. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы һәм Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте белән берлектә 106 җир участогы буенча тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 95500 сум күләмендә штраф салынды. 2018 елда җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы район прокуратурасы белән берлектә үткәргән тикшерү барышында җир законнарын бозып файдаланылган 21 җир участогы ачыкланды. Аларның гомуми мәйданы 2093 гектар тәшкил итә. Шулардан гомуми мәйданы 2066 гектар булган ундүрт җир участогы рәсмиләштерелмичә файдаланыла, гомуми мәйданы 27 гектар булган җиде җир участогы максатчан файдаланылмый. Бүгенге көндә әлеге җитешсезлекләрне закон таләпләренә туры китерү буенча эш бара.

Әңгәмәдәш – Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Фото – “Мөслим-информ”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев