Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Гади генә булочкалар

Азнакайлар аш-су остасы Мәрьям Миңнегулова белән мактанса, Мөслимнең Гөлназ ФӘРРАХОВАсы да аннан бер дә ким түгел. “В Контакте” челтәрендәге битенә керсәң, әйләнеп чыга торган түгел. Ниләр генә ясамый да, ниләр генә пешерми ул?!

Төрледән-төрле рецептлар белән ясалган тортлары, кышка әзерләгән салат-гөмбәләре, сырлары, камыр ризыклары авыздан суларны китерә. Табигать кызы әле чәчәкле болында, әле үзе үстергән гөлләре арасында, әле җиләк җыя, әле – гөмбә.... Гөлназ бүген газета укучыларыбызга чәй янына гади генә булочкалар пешерү серләрен өйрәтә.
– Булочкалар өчен камырны болайрак әзерлибез. 1,5 стакан җылы сөткә 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы коры чүпрә салына. Шуңа ярты стакан он кушып болгатырга да, 40 минутка җылы урынга куярга, аннары шушы массага 1 йомырка, 100 гр эрегән маргарин, 3 аш калагы шикәр комы, 100 гр йөзем җимеше салып кирәк кадәр он өстәп, йомшак камыр басарга һәм җылы урында кабартырга кирәк. Кабарган камырдан кечкенә шарчыклар ясап, араларын бик якын итмичә, майлы табага тезәбез. Табада тагын бераз кабартып, камырлар өстенә йомырка сөртеп, майлы валчык (әз генә маргаринга 1 аш калагы шикәр комы һәм он кушып, таралучан масса ясала) сибәргә һәм 180-200 гр кайнарлыктагы духовкада 30-40 пешерергә. Чәйләрегез тәмле булсын!
Газета укучыларга бер уңайдан пирог эчлеге дә тәкъдим итәсем килә. Мин аны үземчә күрәгә дип йөртәм. Эчлек өчен 3 кг алма, 2 кг кишер, 3 әфлисун һәм 1 лимонны барысын бергә иттарткычтан ике кат чыгарам да, әлеге массага 4 кг шикәр комы салып, болгата-болгата 2 сәг. кайнатам. Кайнар килеш стерель банкаларга тутырып, салкын урынга куям. Пирог өчен үзе тәмле, үзе витаминлы менә дигән эчлек! Сез дә ясап карагыз!

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепты тәмлетамак аш-су