51 яшьлек Мөслим районы кешесе кабат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган
Район прокуратурасы 51 яшьлек райондашыбызга карата дәүләт гаепләвен яклады.
Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты, ягъни ул юл кагыйдәләрен бозган өчен элек административ штрафка инде тартылган булган. 2019нчы елның гыйнвар аенда әлеге зат исерек көе трактор йөрткәндә тоткарлана. Документлар тикшергәндә аның элек тә исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган булуы ачыклана. Ул үз гаебен таныды. Суд аңа 180 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде һәм 3 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте. Район прокуратурасы.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев